Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Baqara Ayahs #195 Translated in Tatar

وَاقْتُلُوهُمْ حَيْثُ ثَقِفْتُمُوهُمْ وَأَخْرِجُوهُمْ مِنْ حَيْثُ أَخْرَجُوكُمْ ۚ وَالْفِتْنَةُ أَشَدُّ مِنَ الْقَتْلِ ۚ وَلَا تُقَاتِلُوهُمْ عِنْدَ الْمَسْجِدِ الْحَرَامِ حَتَّىٰ يُقَاتِلُوكُمْ فِيهِ ۖ فَإِنْ قَاتَلُوكُمْ فَاقْتُلُوهُمْ ۗ كَذَٰلِكَ جَزَاءُ الْكَافِرِينَ
Көферләр сезгә каршы сугыш башласалар кайда очыратсагыз шунда үтерегез аларны һәм аларны өйләреннән чыгарыгыз, алар сезне чыгарган кеби, ягъни алар сезгә нинди золым кылсалар, сез дә аларга шулай җавап бирегез. Кәферләр мәсҗид Хәрам янында сезгә каршы сугыш башламасалар һәм сезне үтермәсәләр аларны аңда үтермәгез. Әгәр үзләре мәсҗид Хәрам тирәсендә сезгә каршы сугыш башласалар, ул вакытта аларны үтерегез! Көферләрнең һәм мөшрикләрнең җәзасы шулдыр.
فَإِنِ انْتَهَوْا فَإِنَّ اللَّهَ غَفُورٌ رَحِيمٌ
Әгәр ул мөшрикләр, сугыштан туктап, ислам динен кабул итсәләр, Аллаһ, әлбәттә, ярлыкаучы һәм рәхимле.
وَقَاتِلُوهُمْ حَتَّىٰ لَا تَكُونَ فِتْنَةٌ وَيَكُونَ الدِّينُ لِلَّهِ ۖ فَإِنِ انْتَهَوْا فَلَا عُدْوَانَ إِلَّا عَلَى الظَّالِمِينَ
Көферләрне һәм мөшрикләрне үтерегез җир өстендә фетнә беткәнгә чаклы һәм җир өстендә Аллаһ дине – ислам гына калганга чаклы. Әгәр көферлекне ташлап, исламга керсәләр, аларга дошманлык күрсәтү юк, мәгәр Коръән юлына кермәгән залимнәргә дошман булу һәм аларны үтерү дөрес.
الشَّهْرُ الْحَرَامُ بِالشَّهْرِ الْحَرَامِ وَالْحُرُمَاتُ قِصَاصٌ ۚ فَمَنِ اعْتَدَىٰ عَلَيْكُمْ فَاعْتَدُوا عَلَيْهِ بِمِثْلِ مَا اعْتَدَىٰ عَلَيْكُمْ ۚ وَاتَّقُوا اللَّهَ وَاعْلَمُوا أَنَّ اللَّهَ مَعَ الْمُتَّقِينَ
Хәрам булган ай – хәрам булган ай бәрабәренәдер. Ягъни Мәккә мөшрикләре үткән елда хәрам булган Зүлкагьдә аенда һөҗум ясап, сезне Мәккә шәһәренә мәсҗид Хәрамга кертмәделәр, шуңа җавап итеп, сез бу елда Мәккә шәһәренә басып кердегез. Сугышырга хәрам булган айлар, икенче хәрам булган айларга алмаш буладыр. Берәр залим золым итеп сугыш башласа, яки сезне үтерсә, йә йортыгыздан чыгарса, алардан үч алыгыз алар сезгә золым иткән хәтле золым итү белән! Ий мөэминнәр! Аллаһудан куркыгыз, Аның, хөкемнәренә хыйлаф эш кылудан сакланыгыз! Яхшы белегез, дөреслектә, Аллаһ гөнаһтан сакланучылар белән бергәдер.
وَأَنْفِقُوا فِي سَبِيلِ اللَّهِ وَلَا تُلْقُوا بِأَيْدِيكُمْ إِلَى التَّهْلُكَةِ ۛ وَأَحْسِنُوا ۛ إِنَّ اللَّهَ يُحِبُّ الْمُحْسِنِينَ
Аллаһ ризалыгы өчен Ул күрсәткән урыннарга малларыгыздан садака бирегез! Дәхи изгелек итегез, Аллаһ изгеләрне сөя.

Choose other languages: