Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Baqara Ayahs #169 Translated in Tatar

وَمِنَ النَّاسِ مَنْ يَتَّخِذُ مِنْ دُونِ اللَّهِ أَنْدَادًا يُحِبُّونَهُمْ كَحُبِّ اللَّهِ ۖ وَالَّذِينَ آمَنُوا أَشَدُّ حُبًّا لِلَّهِ ۗ وَلَوْ يَرَى الَّذِينَ ظَلَمُوا إِذْ يَرَوْنَ الْعَذَابَ أَنَّ الْقُوَّةَ لِلَّهِ جَمِيعًا وَأَنَّ اللَّهَ شَدِيدُ الْعَذَابِ
Аллаһудан башканы Аллаһ тотучы мөшрикләр сынымларын Аллаһуны сөйгән кеби сөяләр. Әммә Аллаһуга нык ышанган чын мөэминнәр Аллаһуны каты сөю белән сөяләр. Коръән белән гамәл кылмыйча, үзләренә золым кылган кешеләр белсәләр иде ахирәттә җәһәннәм ґәзабын күргәндә, барча куәт Аллаһуныкы икәнлеген, һәм Аллаһ каты ґәзаб кыйлучы икәнлеген, дөньяда вакытта белсәләр иде! Әлбәттә, Коръән белән гамәл кылып, Аллаһуга гына гыйбәдәт кылыр иделәр.
إِذْ تَبَرَّأَ الَّذِينَ اتُّبِعُوا مِنَ الَّذِينَ اتَّبَعُوا وَرَأَوُا الْعَذَابَ وَتَقَطَّعَتْ بِهِمُ الْأَسْبَابُ
Ул залимнәрнең ияртүчеләре җәһәннәм газабын күргәндә үзләренә иярүчеләрдән бизәчәкләрен һәм араларында дуслык киселәчәген дөньяда вакытта белсәләр иде! Әлбәттә, ул адашкан галимнәр кешеләрне адашу юлына чакырмаслар иде, бәлки Коръән белән гамәл кылырга чакырыр иделәр.
وَقَالَ الَّذِينَ اتَّبَعُوا لَوْ أَنَّ لَنَا كَرَّةً فَنَتَبَرَّأَ مِنْهُمْ كَمَا تَبَرَّءُوا مِنَّا ۗ كَذَٰلِكَ يُرِيهِمُ اللَّهُ أَعْمَالَهُمْ حَسَرَاتٍ عَلَيْهِمْ ۖ وَمَا هُمْ بِخَارِجِينَ مِنَ النَّارِ
Ияртүче залимнәргә иярүчеләр җәһәннәм ґәзабын күргәндә: Әгәр без дөньяга кире кайтарылсак, әлбәттә, алардан бизәр идек, алар бездән бизгән кебек, – диәчәкләрен дөньяда вакытта белсәләр иде! Әлбәттә, ул залимнәргә иярмичә, Коръән белән гамәл кылырга өйрәтүчеләргә иярер иделәр. Ул ияртүче һәм иярүче залимнәргә җәһәннәм газабын күрсәткәнебез кеби, аларның гөнаһлы эшләрен үзләренә күрсәтербез, ґәзаб өстенә хәсрәт булсын өчен, алар җәһәннәм газабыннан чыкмаслар. (Бу җәзалар Коръән ингәнче Тәүрат, Инҗил белән гамәл кыйлмаучыларга булса, Коръән иңгәннән соң Коръән белән гамәл кылмаучы бөтен дөнья кешеләренәдер. Бидеґәт гамәлләрне үтәргә чакыручылар һәм аларга ияреп, бидеґәт гамәлләрне кылучылар, шиксез, җәһәннәмгә юнәлделәр, баргач күрерләр).
يَا أَيُّهَا النَّاسُ كُلُوا مِمَّا فِي الْأَرْضِ حَلَالًا طَيِّبًا وَلَا تَتَّبِعُوا خُطُوَاتِ الشَّيْطَانِ ۚ إِنَّهُ لَكُمْ عَدُوٌّ مُبِينٌ
Ий кешеләр! Җирдә булган пакь, хәләл ризыкларны гына ашагыз! Вә шайтан эзенә кермәгез, ул сезгә ачык дошман!
إِنَّمَا يَأْمُرُكُمْ بِالسُّوءِ وَالْفَحْشَاءِ وَأَنْ تَقُولُوا عَلَى اللَّهِ مَا لَا تَعْلَمُونَ
Шайтан сезне фәкать төрле яман эшләргә: зина кылу, хәмер эчү һәм хатыннарның ґәүрәт әгъзаларын күрсәтеп йөрүләре кеби фәхеш эшләргә өнди, һәм Аллаһ хакында дәлилсез ялган сөйләргә котыртадыр. Аллаһудан куркыгыз, шайтанга һич иярмәгез!

Choose other languages: