Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Baqara Ayahs #155 Translated in Tatar

كَمَا أَرْسَلْنَا فِيكُمْ رَسُولًا مِنْكُمْ يَتْلُو عَلَيْكُمْ آيَاتِنَا وَيُزَكِّيكُمْ وَيُعَلِّمُكُمُ الْكِتَابَ وَالْحِكْمَةَ وَيُعَلِّمُكُمْ مَا لَمْ تَكُونُوا تَعْلَمُونَ
Без сезнең арагызга үзегез кеби бер кешене расүл итеп җибәрдек. Ул расүл сезгә Безнең аятьләребезне укый, сезне мөшриклек нәҗесеннән пакьлый, Аллаһ китабын һәм хөкемнәрен өйрәтә һәм белмәгәнегезне сезгә белдерә. (Ий мөэминнәр! Бөтен дөнья кешеләрен адаштырган, аздырган талаштырган, сугыштырып, яшь, кан түктергән һәм хак динне бозып, нурын сүндергән кабахәт нәрсәне белү һәрбер гакыллы һәм иманлы кешегә фарыздыр. Бу кабахәт нәрсә – дөньяның гомере буена буыннан-буынга күчеп килгән бидәґәт гамәлләр. Шул бидәґәт гамәлләр тәэсире белән юк-бар нәрсәләргә табыну, мәҗүсилек килеп чыккан, һәм ислам динен бозып, яһүди һәм насара диннәре килеп чыккан. Ислам динендә булган кешеләр дә, төрле мәзһәбләргә, төрле фиркаләргә бүленгәннәр, шулай ук ишанмөридлек вә каберләргә сәҗдә эшләре, һәм багучылык, төрле хорафәт, ырым зәхмәтләре бөтен дөньяга җәелгән. Төрле усал кешеләр, дөнья дәрәҗәсенә ирешмәк вә дөнья малын ауламак өчен бидәґәт гамәлләрне кармак вә капкан итеп кулланмакталар. Ачык авыз гафилләр исә, шул усалларга малларын да, иманнарын да биреп, буш калалар. Бу һәлакәтлектән котылырга юл фәкать бер генә. Ул – Коръән юлыдыр. Коръән белән тәрбияләнмичә, аның хөкемнәрен үтәмичә һәм Коръән күрсәткән юлдан гына бармыйча, һичкем һәлакәтлектән котыла алмас!)
فَاذْكُرُونِي أَذْكُرْكُمْ وَاشْكُرُوا لِي وَلَا تَكْفُرُونِ
Ислам дине сезгә биргән нигъмәтләремнең иң зурысы, шөкер йөзеннән Мине зекер итегез! Коръән белән вәгазьләнегез, әмерләрен үтәгез, тыйганнарыннан тыелыгыз, шуны башкаларга да ирештерегез! Мине зекердән куймагыз, нигъмәтләремне онытмагыз, шулай булсагыз, Мин дә сезне дөнья һәм ахирәт рәхмәтемә алырмын. Нигъмәтләремә шөкер итүдән баш тартып, көферлек кылмагыз!
يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا اسْتَعِينُوا بِالصَّبْرِ وَالصَّلَاةِ ۚ إِنَّ اللَّهَ مَعَ الصَّابِرِينَ
Ий мөэминнәр! Дөньяда һидәятле, ахирәттә җәннәтле булу өчен көрәшүегездә Аллаһудан ярдәм сорагыз – тормыш вә дин юлындагы төрле авырлыкларга сабыр итеп, чыдамлы булу белән һәм намазларыгызны вакытында үтәү белән. Шиксез, Аллаһ чыдамлы мөэминнәр белән бергә.
وَلَا تَقُولُوا لِمَنْ يُقْتَلُ فِي سَبِيلِ اللَّهِ أَمْوَاتٌ ۚ بَلْ أَحْيَاءٌ وَلَٰكِنْ لَا تَشْعُرُونَ
Сез Аллаһ юлында сугышып шәһид булган мөэминнәрне: Үлекләр, – дип әйтмәгез! Бәлки алар Аллаһ хозурында терекләрдер, ләкин сез сизмисез.
وَلَنَبْلُوَنَّكُمْ بِشَيْءٍ مِنَ الْخَوْفِ وَالْجُوعِ وَنَقْصٍ مِنَ الْأَمْوَالِ وَالْأَنْفُسِ وَالثَّمَرَاتِ ۗ وَبَشِّرِ الصَّابِرِينَ
Ий мөэминнәр! Без сезне, әлбәттә, сыныйбыз куркынычлардан бер куркыныч биреп, ачлык биреп, малларыгызны киметеп, сәләмәтлекләрегезне киметеп, кетмәгәндә якыннарыгызны үтереп, игеннәрегезне һәм бакча җимешләрегезне киметеп. Аллаһудан сынар өчен бирелгән төрле авырлыкларга риза булып һаман Аллаһ юлыннан баручы чыдамлы мөэминнәрне Аллаһуның рәхмәте вә җәннәте белән шатландыр!

Choose other languages: