Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Baqara Ayahs #156 Translated in Tatar

فَاذْكُرُونِي أَذْكُرْكُمْ وَاشْكُرُوا لِي وَلَا تَكْفُرُونِ
Ислам дине сезгә биргән нигъмәтләремнең иң зурысы, шөкер йөзеннән Мине зекер итегез! Коръән белән вәгазьләнегез, әмерләрен үтәгез, тыйганнарыннан тыелыгыз, шуны башкаларга да ирештерегез! Мине зекердән куймагыз, нигъмәтләремне онытмагыз, шулай булсагыз, Мин дә сезне дөнья һәм ахирәт рәхмәтемә алырмын. Нигъмәтләремә шөкер итүдән баш тартып, көферлек кылмагыз!
يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا اسْتَعِينُوا بِالصَّبْرِ وَالصَّلَاةِ ۚ إِنَّ اللَّهَ مَعَ الصَّابِرِينَ
Ий мөэминнәр! Дөньяда һидәятле, ахирәттә җәннәтле булу өчен көрәшүегездә Аллаһудан ярдәм сорагыз – тормыш вә дин юлындагы төрле авырлыкларга сабыр итеп, чыдамлы булу белән һәм намазларыгызны вакытында үтәү белән. Шиксез, Аллаһ чыдамлы мөэминнәр белән бергә.
وَلَا تَقُولُوا لِمَنْ يُقْتَلُ فِي سَبِيلِ اللَّهِ أَمْوَاتٌ ۚ بَلْ أَحْيَاءٌ وَلَٰكِنْ لَا تَشْعُرُونَ
Сез Аллаһ юлында сугышып шәһид булган мөэминнәрне: Үлекләр, – дип әйтмәгез! Бәлки алар Аллаһ хозурында терекләрдер, ләкин сез сизмисез.
وَلَنَبْلُوَنَّكُمْ بِشَيْءٍ مِنَ الْخَوْفِ وَالْجُوعِ وَنَقْصٍ مِنَ الْأَمْوَالِ وَالْأَنْفُسِ وَالثَّمَرَاتِ ۗ وَبَشِّرِ الصَّابِرِينَ
Ий мөэминнәр! Без сезне, әлбәттә, сыныйбыз куркынычлардан бер куркыныч биреп, ачлык биреп, малларыгызны киметеп, сәләмәтлекләрегезне киметеп, кетмәгәндә якыннарыгызны үтереп, игеннәрегезне һәм бакча җимешләрегезне киметеп. Аллаһудан сынар өчен бирелгән төрле авырлыкларга риза булып һаман Аллаһ юлыннан баручы чыдамлы мөэминнәрне Аллаһуның рәхмәте вә җәннәте белән шатландыр!
الَّذِينَ إِذَا أَصَابَتْهُمْ مُصِيبَةٌ قَالُوا إِنَّا لِلَّهِ وَإِنَّا إِلَيْهِ رَاجِعُونَ
Ул чыдамлы мөэминнәргә бер кайгы килсә: Без, әлбәттә, Аллаһ бәндәләре һәм хөкемгә Аллаһуга кайтучыларбыз, шуның өчен Аллаһ биргән казаларга сабыр итебез, – диләр.

Choose other languages: