Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Baqara Ayahs #132 Translated in Tatar

رَبَّنَا وَاجْعَلْنَا مُسْلِمَيْنِ لَكَ وَمِنْ ذُرِّيَّتِنَا أُمَّةً مُسْلِمَةً لَكَ وَأَرِنَا مَنَاسِكَنَا وَتُبْ عَلَيْنَا ۖ إِنَّكَ أَنْتَ التَّوَّابُ الرَّحِيمُ
Ий Раббыбыз! Икебезне дә үзеңә итагать итүче мөселманнардан кыл һәм нәселебездән дә мөселман булган җәмәгатьне насыйп ит һәм безгә хаҗ гамәлләрен өйрәт вә тәүбәләребезне кабул итеп гөнаһларыбызны гафу ит! Син, әлбәттә, тәүбәләрне кабул итүче, рәхимлесең.
رَبَّنَا وَابْعَثْ فِيهِمْ رَسُولًا مِنْهُمْ يَتْلُو عَلَيْهِمْ آيَاتِكَ وَيُعَلِّمُهُمُ الْكِتَابَ وَالْحِكْمَةَ وَيُزَكِّيهِمْ ۚ إِنَّكَ أَنْتَ الْعَزِيزُ الْحَكِيمُ
Ий Раббыбыз! Бездән соң нәселебезгә үзләре арасыннан пәйгамбәр күндер! Ул пәйгамбәр өйрәтер аларга Синең китабыңны һәм ислам диненең бөтен хөкемнәрен һәм пакьләр аларны мөшриклектән, бидәгать гамәлләрдән һәм хәрам нәҗесләрдән. Ий Раббыбыз! Шиксез Сиңа тиңдәш юк, көч-кодрәт иясесең һәм һәр эшне мәслихәтче кылучысың.
وَمَنْ يَرْغَبُ عَنْ مِلَّةِ إِبْرَاهِيمَ إِلَّا مَنْ سَفِهَ نَفْسَهُ ۚ وَلَقَدِ اصْطَفَيْنَاهُ فِي الدُّنْيَا ۖ وَإِنَّهُ فِي الْآخِرَةِ لَمِنَ الصَّالِحِينَ
Ибраһим г-м тоткан ислам диненнән һичкем баш тартмас, мәгәр үз-үзенә ахмаклык кылган җәһил кеше генә баш тартыр. Шиксез, Ибраһим г-мне Үзебез дөньяда Имамга һәм пәйгамбәрлеккә сайладык, һәм ул ахирәттә изгеләр белән җәннәттә булыр.
إِذْ قَالَ لَهُ رَبُّهُ أَسْلِمْ ۖ قَالَ أَسْلَمْتُ لِرَبِّ الْعَالَمِينَ
Ибраһим г-мгә Раббысы әйтте: Аллаһуга итагать итеп чын мөселман бул! Ибраһим г-м әйтте: Бөтен галәмнәрне тәрбияләүче Аллаһуга итагать итеп чын мөселман булдым, – дип.
وَوَصَّىٰ بِهَا إِبْرَاهِيمُ بَنِيهِ وَيَعْقُوبُ يَا بَنِيَّ إِنَّ اللَّهَ اصْطَفَىٰ لَكُمُ الدِّينَ فَلَا تَمُوتُنَّ إِلَّا وَأَنْتُمْ مُسْلِمُونَ
Ибраһим г-м угылларына васыять әйтте һәм әмер бирде: Ий угылларым, шиксез, Аллаһ сезгә ислам динен ирекле итте. Дөрес һәм ныклап Аллаһ динен тотыгыз! Динегез була торып, кәфер булмагыз, мөселман булып яшәп, мөселман булып үлегез! Ягькуб г-мдә угылларына шул ук сүзләрне әйтте. Яһүдләр исә Ягъкуб безгә: Яһүдлекне ташламагыз, дип әйтте, – диделәр. (Түбәндәге аять шул хакта инде).

Choose other languages: