Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Baqara Ayahs #129 Translated in Tatar

وَإِذْ جَعَلْنَا الْبَيْتَ مَثَابَةً لِلنَّاسِ وَأَمْنًا وَاتَّخِذُوا مِنْ مَقَامِ إِبْرَاهِيمَ مُصَلًّى ۖ وَعَهِدْنَا إِلَىٰ إِبْرَاهِيمَ وَإِسْمَاعِيلَ أَنْ طَهِّرَا بَيْتِيَ لِلطَّائِفِينَ وَالْعَاكِفِينَ وَالرُّكَّعِ السُّجُودِ
Янә хәтерләгез! Кәгъбатулланы кешеләргә кайтачак урын итеп кылдык. (Бөтен дөньядан мөселманнар анда барып һәр елны хаҗ гамәлләрен үтиләр.) Шулай үк Кәгъбатулланы кешеләргә имин урын итеп кылдык. Инде Ибраһим г-м аяк баскан урынны намаз укый торган урын итеп алыгыз! Ягъни Кәгьба әйләнәсендә намаз укыгыз. Ибраһим г-м белән Исмәгыйль г-мгә әмер кылдык: Хаҗ кылучылар, вә Мәккәдә торучылар һәм кәгъба әйләнәсендә намаз укучылар өчен Минем өем-Кәгъбаны сынымнардан, батыл диннән, бидәгать гамәлләрдән һәм нәҗесләрдән пакьлагыз! – дип.
وَإِذْ قَالَ إِبْرَاهِيمُ رَبِّ اجْعَلْ هَٰذَا بَلَدًا آمِنًا وَارْزُقْ أَهْلَهُ مِنَ الثَّمَرَاتِ مَنْ آمَنَ مِنْهُمْ بِاللَّهِ وَالْيَوْمِ الْآخِرِ ۖ قَالَ وَمَنْ كَفَرَ فَأُمَتِّعُهُ قَلِيلًا ثُمَّ أَضْطَرُّهُ إِلَىٰ عَذَابِ النَّارِ ۖ وَبِئْسَ الْمَصِيرُ
Янә хәтерләгез Ибраһим г-мнең әйткәнен: Ий Раббым, бу Мәккә шәһәрен имин кыл һәм Аллаһуга вә ахирәт көненә ышанучыларны төрле җимешләр белән ризыкландыр. Аллаһ әйтте: Мәккә кешеләрнең көферләрен дә ризыкландырырмын, ләкин Мин аларны аз гына файдаландырырмын, соңра аларны ахирәттә ут газабына кайтарырмын. Нинди яман кайтарылачак урын!
وَإِذْ يَرْفَعُ إِبْرَاهِيمُ الْقَوَاعِدَ مِنَ الْبَيْتِ وَإِسْمَاعِيلُ رَبَّنَا تَقَبَّلْ مِنَّا ۖ إِنَّكَ أَنْتَ السَّمِيعُ الْعَلِيمُ
Ибраһим илә Исмәгыйль Кәгъбатулланың нигезен күтәргәч: Ий Раббыбыз! Эшебезне кабул ит! Син ишетүче һәм күңелләрне белүчесең, – дип дога кылдылар.
رَبَّنَا وَاجْعَلْنَا مُسْلِمَيْنِ لَكَ وَمِنْ ذُرِّيَّتِنَا أُمَّةً مُسْلِمَةً لَكَ وَأَرِنَا مَنَاسِكَنَا وَتُبْ عَلَيْنَا ۖ إِنَّكَ أَنْتَ التَّوَّابُ الرَّحِيمُ
Ий Раббыбыз! Икебезне дә үзеңә итагать итүче мөселманнардан кыл һәм нәселебездән дә мөселман булган җәмәгатьне насыйп ит һәм безгә хаҗ гамәлләрен өйрәт вә тәүбәләребезне кабул итеп гөнаһларыбызны гафу ит! Син, әлбәттә, тәүбәләрне кабул итүче, рәхимлесең.
رَبَّنَا وَابْعَثْ فِيهِمْ رَسُولًا مِنْهُمْ يَتْلُو عَلَيْهِمْ آيَاتِكَ وَيُعَلِّمُهُمُ الْكِتَابَ وَالْحِكْمَةَ وَيُزَكِّيهِمْ ۚ إِنَّكَ أَنْتَ الْعَزِيزُ الْحَكِيمُ
Ий Раббыбыз! Бездән соң нәселебезгә үзләре арасыннан пәйгамбәр күндер! Ул пәйгамбәр өйрәтер аларга Синең китабыңны һәм ислам диненең бөтен хөкемнәрен һәм пакьләр аларны мөшриклектән, бидәгать гамәлләрдән һәм хәрам нәҗесләрдән. Ий Раббыбыз! Шиксез Сиңа тиңдәш юк, көч-кодрәт иясесең һәм һәр эшне мәслихәтче кылучысың.

Choose other languages: