Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Baqara Ayahs #124 Translated in Tatar

وَلَنْ تَرْضَىٰ عَنْكَ الْيَهُودُ وَلَا النَّصَارَىٰ حَتَّىٰ تَتَّبِعَ مِلَّتَهُمْ ۗ قُلْ إِنَّ هُدَى اللَّهِ هُوَ الْهُدَىٰ ۗ وَلَئِنِ اتَّبَعْتَ أَهْوَاءَهُمْ بَعْدَ الَّذِي جَاءَكَ مِنَ الْعِلْمِ ۙ مَا لَكَ مِنَ اللَّهِ مِنْ وَلِيٍّ وَلَا نَصِيرٍ
Яһүдләр һәм насаралар синнән һич риза булмаслар, аларга ияреп, диннәренә кергәнеңә чаклы. Син аларга әйт: Диндә Аллаһ һидәяте генә һидәятдер. Сиңа барча дәлилләр килгәннән соң мөшрикләрнең һәм бидәгатьчеләрнең нәфесләре теләгән нәрсәләргә иярсәң, газабымнан котылу өчен Аллаһудан башка якын зат һәм ярдәмче тапмассың.
الَّذِينَ آتَيْنَاهُمُ الْكِتَابَ يَتْلُونَهُ حَقَّ تِلَاوَتِهِ أُولَٰئِكَ يُؤْمِنُونَ بِهِ ۗ وَمَنْ يَكْفُرْ بِهِ فَأُولَٰئِكَ هُمُ الْخَاسِرُونَ
Без китап биргән кешеләр, Аллаһ китабын хак уку белән укылар, һәр сүзенә ышанып гамәл кылалар, алар хак мөэминнәр. Аллаһ китабына ышанмаучылар һәлак булучылар.
يَا بَنِي إِسْرَائِيلَ اذْكُرُوا نِعْمَتِيَ الَّتِي أَنْعَمْتُ عَلَيْكُمْ وَأَنِّي فَضَّلْتُكُمْ عَلَى الْعَالَمِينَ
Ий Ягъкуб балалары! Мин сезгә биргән нигъмәтләремне һәм фазыйләттә сезне бөтен дөнья кешеләреннән артык кылганымны хәтерләгез!
وَاتَّقُوا يَوْمًا لَا تَجْزِي نَفْسٌ عَنْ نَفْسٍ شَيْئًا وَلَا يُقْبَلُ مِنْهَا عَدْلٌ وَلَا تَنْفَعُهَا شَفَاعَةٌ وَلَا هُمْ يُنْصَرُونَ
Куркыгыз кыямәт көненнән! Ул көндә бер кешегә икенче кеше өчен җәза кылынмас, ул көндә ґәзабтан котылу өчен берәр нәрсә бирим дисә кабул ителмәс, ул көндә шәфәгать итәргә теләгән кеше шәфәгать итә алмас, һәм аларга ярдәмче дә булмас.
وَإِذِ ابْتَلَىٰ إِبْرَاهِيمَ رَبُّهُ بِكَلِمَاتٍ فَأَتَمَّهُنَّ ۖ قَالَ إِنِّي جَاعِلُكَ لِلنَّاسِ إِمَامًا ۖ قَالَ وَمِنْ ذُرِّيَّتِي ۖ قَالَ لَا يَنَالُ عَهْدِي الظَّالِمِينَ
Янә Ибраһим пәйгамбәрнең эшләрен хәтерләгез! Раббысы Ибраһимны боерган эшләр белән сынады. Ибраһим г-м йөкләтелгән эшләрне үтәгәч, Аллаһ әйтте: Ий Ибраһим! Мин сине кешеләргә Имам итеп билгеләдем. Ибраһим г-м әйтте: Ий Раббым! нәселемне дә Имамнар кыл! Аллаһ әйтте: Имам кылыр өчен булган вәгъдәм залимнәргә ирешмәс. Чөнки Ибраһим г-м нәселеннән Имам булырга яраклы изге кешеләрдә булган, һәм яраксыз залимнәре дә булган. (Түбәндәге эшләр Ибраһим г-мнең сөннәт гамәлләредер: Мисвәк кулланмак, госелдә тамакка су алып гаргара кылмак, борын эченә су алмак, мыек кисмәк, сакал тарамак, тырнак кисмәк, гаурәт төкләрен кырмак, ир баланы сөннәтләмәк, истинҗә кылмак, култык төген кырмак. Бу эшләрне һәр мөселман эшләргә бурычлы).

Choose other languages: