Download Mobile App:

Surah Al-Baqara Ayah #102 Translated in Tatar

وَاتَّبَعُوا مَا تَتْلُو الشَّيَاطِينُ عَلَىٰ مُلْكِ سُلَيْمَانَ ۖ وَمَا كَفَرَ سُلَيْمَانُ وَلَٰكِنَّ الشَّيَاطِينَ كَفَرُوا يُعَلِّمُونَ النَّاسَ السِّحْرَ وَمَا أُنْزِلَ عَلَى الْمَلَكَيْنِ بِبَابِلَ هَارُوتَ وَمَارُوتَ ۚ وَمَا يُعَلِّمَانِ مِنْ أَحَدٍ حَتَّىٰ يَقُولَا إِنَّمَا نَحْنُ فِتْنَةٌ فَلَا تَكْفُرْ ۖ فَيَتَعَلَّمُونَ مِنْهُمَا مَا يُفَرِّقُونَ بِهِ بَيْنَ الْمَرْءِ وَزَوْجِهِ ۚ وَمَا هُمْ بِضَارِّينَ بِهِ مِنْ أَحَدٍ إِلَّا بِإِذْنِ اللَّهِ ۚ وَيَتَعَلَّمُونَ مَا يَضُرُّهُمْ وَلَا يَنْفَعُهُمْ ۚ وَلَقَدْ عَلِمُوا لَمَنِ اشْتَرَاهُ مَا لَهُ فِي الْآخِرَةِ مِنْ خَلَاقٍ ۚ وَلَبِئْسَ مَا شَرَوْا بِهِ أَنْفُسَهُمْ ۚ لَوْ كَانُوا يَعْلَمُونَ
Яһүдләр, Сөләйман пәйгамбәрдән соң шайтаннарның сихыр белемен өйрәтүләренә дә иярделәр. (Шайтаннар сихыр китабын язып, Сөләйман г-м тәхете астына куйдылар. Сөләйман үлгәч, бер шайтан кеше сурәтендә килеп: Әгәр Сөләйман г-м калдырган мирасын белергә теләсәгез, тәхете астын карагыз, – диде. Чыннан да, тәхет астыннан бер китап табып алдылар, ул китапта сихыр белеме язылган иде. Яһүдләрнең галимнәре: Аллаһ сакласын, бу китапка иярә күрмәгез, бу китап Сөләйман китабы түгел, ләкин бу шайтан эше, – диделәр. Әмма яһүдләрнең наданнары бу Сөләйман г-мнән калган китап дип, сихырны кабул иттеләр). Сөләйман г-м кәфер булмады, ягъни ул сихыр белән шөгыльләнмәде һәм сихыр китабын язмады, әгәр бу эшләрне эшләгән булса, әлбәттә, кәфер булыр иде. Шайтаннар кәфер булдылар, чөнки сихыр китабын алар язды һәм кешеләргә өйрәттеләр. Бабил шәһәрендә Һарут вә Марут исемле ике фәрештәгә иңдерелгән сихырны да шайтаннар кешеләргә өйрәттеләр. Әмма бу ике фәрештә өйрәтмәделәр сихырны һичкемгә, яки өйрәтсәләр, әйттеләр: Дөреслектә без сезгә фетнәбез, Аллаһ безне җибәрде сихыр белән сезне сынар өчен, әгәр сихыр белән шөгыльләнсәгез кәфер булырсыз. Сихырны өйрәтеп һәм аның белән эш кылып, кәфер булмагыз – дип. Фәкать кәфер булудан курыкмаган җеннәр, ир белән хатын арасын боза торган сихырны шул ике фәрештәдән өйрәнделәр. Ул сихырчылар, сихырлары белән һичкемгә зарар итүче түгелләр, мәгәр Аллаһ тәгалә теләге белән генә зарар итәрләр. Яһүдләр дә зарар итә торган, һич файдасыз булган сихырны өйрәнделәр. Шиксез, алар белделәр: Тәүратта укып, сихыр белән шөгыльләнгән кешегә ахирәттә Аллаһудан гәзабтан башка һичнәрсә юклыгын. Ул сихырчыларның үзләрен сихырга сатулары нинди яман сәүдә, ягъни җәннәтне биреп җәһәннәмне алдылар, әгәр белсәләр.