Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Araf Ayahs #93 Translated in Tatar

قَدِ افْتَرَيْنَا عَلَى اللَّهِ كَذِبًا إِنْ عُدْنَا فِي مِلَّتِكُمْ بَعْدَ إِذْ نَجَّانَا اللَّهُ مِنْهَا ۚ وَمَا يَكُونُ لَنَا أَنْ نَعُودَ فِيهَا إِلَّا أَنْ يَشَاءَ اللَّهُ رَبُّنَا ۚ وَسِعَ رَبُّنَا كُلَّ شَيْءٍ عِلْمًا ۚ عَلَى اللَّهِ تَوَكَّلْنَا ۚ رَبَّنَا افْتَحْ بَيْنَنَا وَبَيْنَ قَوْمِنَا بِالْحَقِّ وَأَنْتَ خَيْرُ الْفَاتِحِينَ
Шөґәеб әйтте: Аллаһ, үзенең рәхмәте белән безне сезнең батыл динегездән коткарганы соңында янә шул батыл дингә кайтыйкмы? Әгәр сезнең батыл динегезгә кире кайтсак, Аллаһуга әллә ниләрне ифтира кылган булырбыз, безгә сезнең батыл динегезгә кайтмак һич тә дөрес булмас, мәгәр тәрбиячебез – Аллаһ теләсә генә, ләкин батыл дингә кайтуны Аллаһ, әлбәттә, теләми. Аллаһу тәгалә һәрнәрсәне белеме белән чорнап алды, без Аллаһуга тәвәккәл кылдык, сездән курыкмыйбыз. Ий Раббыбыз! Безнең белән кәйбер каумебез арасында булган хәлне хаклык белән хөкем ит! Син, әлбәттә, эшне ачыклаучыларның хәерлесесең.
وَقَالَ الْمَلَأُ الَّذِينَ كَفَرُوا مِنْ قَوْمِهِ لَئِنِ اتَّبَعْتُمْ شُعَيْبًا إِنَّكُمْ إِذًا لَخَاسِرُونَ
Шөґәеб кауменнән олугъ кәферләре әйттеләр: Әгәр Шөґәебкә иярсәгез тәхкыйк шул сәгатьтә үк һәлак булырсыз, – дип. Ягъни ислам диненә керүдән үз каумнәрен үлем җәзасы белән куркытып тыйдылар.
فَأَخَذَتْهُمُ الرَّجْفَةُ فَأَصْبَحُوا فِي دَارِهِمْ جَاثِمِينَ
Ул кәферләрнең башына зилзилә купты вә өйләреннән дә чыга алмыйча бөгелеп төшеп һәлак булдылар.
الَّذِينَ كَذَّبُوا شُعَيْبًا كَأَنْ لَمْ يَغْنَوْا فِيهَا ۚ الَّذِينَ كَذَّبُوا شُعَيْبًا كَانُوا هُمُ الْخَاسِرِينَ
Шөґәебне ялганчы диюче кәферләр шәһәрләреңдә гүя тормаган да кеби булдылар, Шөґәебне ялганчы диюче кәферләр һәлак булучылар.
فَتَوَلَّىٰ عَنْهُمْ وَقَالَ يَا قَوْمِ لَقَدْ أَبْلَغْتُكُمْ رِسَالَاتِ رَبِّي وَنَصَحْتُ لَكُمْ ۖ فَكَيْفَ آسَىٰ عَلَىٰ قَوْمٍ كَافِرِينَ
Шөґәеб, әйтте: Ий каумем! Мин сезгә Аллаһ хөкемнәрен ирештердем һәм сезне үгет-нәсыйхәт кылдым, инде мин Аллаһуга ышанмаган вә миңа дошман булган кәферләрнең һәлак булулары өчен ничек кайгырыйм?

Choose other languages: