Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Araf Ayahs #94 Translated in Tatar

وَقَالَ الْمَلَأُ الَّذِينَ كَفَرُوا مِنْ قَوْمِهِ لَئِنِ اتَّبَعْتُمْ شُعَيْبًا إِنَّكُمْ إِذًا لَخَاسِرُونَ
Шөґәеб кауменнән олугъ кәферләре әйттеләр: Әгәр Шөґәебкә иярсәгез тәхкыйк шул сәгатьтә үк һәлак булырсыз, – дип. Ягъни ислам диненә керүдән үз каумнәрен үлем җәзасы белән куркытып тыйдылар.
فَأَخَذَتْهُمُ الرَّجْفَةُ فَأَصْبَحُوا فِي دَارِهِمْ جَاثِمِينَ
Ул кәферләрнең башына зилзилә купты вә өйләреннән дә чыга алмыйча бөгелеп төшеп һәлак булдылар.
الَّذِينَ كَذَّبُوا شُعَيْبًا كَأَنْ لَمْ يَغْنَوْا فِيهَا ۚ الَّذِينَ كَذَّبُوا شُعَيْبًا كَانُوا هُمُ الْخَاسِرِينَ
Шөґәебне ялганчы диюче кәферләр шәһәрләреңдә гүя тормаган да кеби булдылар, Шөґәебне ялганчы диюче кәферләр һәлак булучылар.
فَتَوَلَّىٰ عَنْهُمْ وَقَالَ يَا قَوْمِ لَقَدْ أَبْلَغْتُكُمْ رِسَالَاتِ رَبِّي وَنَصَحْتُ لَكُمْ ۖ فَكَيْفَ آسَىٰ عَلَىٰ قَوْمٍ كَافِرِينَ
Шөґәеб, әйтте: Ий каумем! Мин сезгә Аллаһ хөкемнәрен ирештердем һәм сезне үгет-нәсыйхәт кылдым, инде мин Аллаһуга ышанмаган вә миңа дошман булган кәферләрнең һәлак булулары өчен ничек кайгырыйм?
وَمَا أَرْسَلْنَا فِي قَرْيَةٍ مِنْ نَبِيٍّ إِلَّا أَخَذْنَا أَهْلَهَا بِالْبَأْسَاءِ وَالضَّرَّاءِ لَعَلَّهُمْ يَضَّرَّعُونَ
Шәһәрләргә һич пәйгамбәрләр җибәрмәдек, мәгәр җибәрсәк тә инкяр иткәннәре өчен ул шәһәр кешеләрен бәла-каза белән мөбтәлә кылдык, шул эшебезне белсәләр, шаять Аллаһ хөкемнәрен инкяр итүдән туктарлар, түбәнчелек илә Аллаһуга кайтырлар.

Choose other languages: