Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Araf Ayahs #72 Translated in Tatar

أُبَلِّغُكُمْ رِسَالَاتِ رَبِّي وَأَنَا لَكُمْ نَاصِحٌ أَمِينٌ
сезгә Раббымның хөкемнәрен ирештерәмен вә мин сезне яхшылыкка өндәп үгет-нәсыйхәт кылучы сүземдә ышанычлы пәйгамбәрмен.
أَوَعَجِبْتُمْ أَنْ جَاءَكُمْ ذِكْرٌ مِنْ رَبِّكُمْ عَلَىٰ رَجُلٍ مِنْكُمْ لِيُنْذِرَكُمْ ۚ وَاذْكُرُوا إِذْ جَعَلَكُمْ خُلَفَاءَ مِنْ بَعْدِ قَوْمِ نُوحٍ وَزَادَكُمْ فِي الْخَلْقِ بَسْطَةً ۖ فَاذْكُرُوا آلَاءَ اللَّهِ لَعَلَّكُمْ تُفْلِحُونَ
Әйә ґәҗәбләнәсезме арагыздан үзегез кеби бер иргә Аллаһудан китап иңдерелүгә, ул китап сезне Аллаһ ґәзабы белән куркытыр өчен иңдерелде, янә хәтерләгез, Нух каумен һәлак иткәннән соң Аллаһ сезне алар урынына китерде һәм сезне халык кылынышыгызда куәт белән артык кылды, Аллаһуның сезгә биргән нигъмәтләрен хәтерегездә саклагыз, шаять ґәзабтан котылырсыз.
قَالُوا أَجِئْتَنَا لِنَعْبُدَ اللَّهَ وَحْدَهُ وَنَذَرَ مَا كَانَ يَعْبُدُ آبَاؤُنَا ۖ فَأْتِنَا بِمَا تَعِدُنَا إِنْ كُنْتَ مِنَ الصَّادِقِينَ
Әйттеләр: Ий Һуд! Безләрне бер Аллаһуга гына гыйбадәт кылыгыз дип боерырга килдеңме? Вә аталарыбыз гыйбадәт кылган сынымнарны ташлагыз, дип әйтергә килдеңме? Безгә вәгъдә кылган ґәзабыңны китер, әгәр дөрес сөйләүче булсаң, – дип.
قَالَ قَدْ وَقَعَ عَلَيْكُمْ مِنْ رَبِّكُمْ رِجْسٌ وَغَضَبٌ ۖ أَتُجَادِلُونَنِي فِي أَسْمَاءٍ سَمَّيْتُمُوهَا أَنْتُمْ وَآبَاؤُكُمْ مَا نَزَّلَ اللَّهُ بِهَا مِنْ سُلْطَانٍ ۚ فَانْتَظِرُوا إِنِّي مَعَكُمْ مِنَ الْمُنْتَظِرِينَ
Һуд әйтте: Тәхкыйк сезгә Раббыгыздан ґәзаб вә ачуның килмәге тиешле булды, әйә сез үзегез вә аталарыгыз Аллаһ дип атаган сынымнарыгыз хакында минем белән низаглашасызмы? Бит Аллаһ сынымнарга гыйбадәт кылуның дөреслеге хакында һичбер дәлил иңдермәде, башыгызга киләчәк һәлакәтне көтегез! Мин дә сезнең белән бергә үземә тиешле дәрәҗәләрне көтүчеләрдәнмен.
فَأَنْجَيْنَاهُ وَالَّذِينَ مَعَهُ بِرَحْمَةٍ مِنَّا وَقَطَعْنَا دَابِرَ الَّذِينَ كَذَّبُوا بِآيَاتِنَا ۖ وَمَا كَانُوا مُؤْمِنِينَ
Һудны вә аңа ияргән мөэминнәрне коткардык үз рәхмәтебез белән вә аятьләребезне ялган диючеләрнең нәселен кистек, һәлак итеп бетердек, чөнки алар иман китермәделәр.

Choose other languages: