Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Araf Ayahs #75 Translated in Tatar

قَالَ قَدْ وَقَعَ عَلَيْكُمْ مِنْ رَبِّكُمْ رِجْسٌ وَغَضَبٌ ۖ أَتُجَادِلُونَنِي فِي أَسْمَاءٍ سَمَّيْتُمُوهَا أَنْتُمْ وَآبَاؤُكُمْ مَا نَزَّلَ اللَّهُ بِهَا مِنْ سُلْطَانٍ ۚ فَانْتَظِرُوا إِنِّي مَعَكُمْ مِنَ الْمُنْتَظِرِينَ
Һуд әйтте: Тәхкыйк сезгә Раббыгыздан ґәзаб вә ачуның килмәге тиешле булды, әйә сез үзегез вә аталарыгыз Аллаһ дип атаган сынымнарыгыз хакында минем белән низаглашасызмы? Бит Аллаһ сынымнарга гыйбадәт кылуның дөреслеге хакында һичбер дәлил иңдермәде, башыгызга киләчәк һәлакәтне көтегез! Мин дә сезнең белән бергә үземә тиешле дәрәҗәләрне көтүчеләрдәнмен.
فَأَنْجَيْنَاهُ وَالَّذِينَ مَعَهُ بِرَحْمَةٍ مِنَّا وَقَطَعْنَا دَابِرَ الَّذِينَ كَذَّبُوا بِآيَاتِنَا ۖ وَمَا كَانُوا مُؤْمِنِينَ
Һудны вә аңа ияргән мөэминнәрне коткардык үз рәхмәтебез белән вә аятьләребезне ялган диючеләрнең нәселен кистек, һәлак итеп бетердек, чөнки алар иман китермәделәр.
وَإِلَىٰ ثَمُودَ أَخَاهُمْ صَالِحًا ۗ قَالَ يَا قَوْمِ اعْبُدُوا اللَّهَ مَا لَكُمْ مِنْ إِلَٰهٍ غَيْرُهُ ۖ قَدْ جَاءَتْكُمْ بَيِّنَةٌ مِنْ رَبِّكُمْ ۖ هَٰذِهِ نَاقَةُ اللَّهِ لَكُمْ آيَةً ۖ فَذَرُوهَا تَأْكُلْ فِي أَرْضِ اللَّهِ ۖ وَلَا تَمَسُّوهَا بِسُوءٍ فَيَأْخُذَكُمْ عَذَابٌ أَلِيمٌ
Вә Сәмүд кауменә кардәшләре Салихны пәйгамбәр итеп җибәрдек, әйтте: Ий каумем, фәкать Аллаһуга гына гыйбадәт кылыгыз! Сезнең Аллаһудан башка Илаһәгыз юк (Сәмүд кауме Салих пәйгамбәрдән могҗиза итеп, ошбу таштан дөя чыгар, диделәр, Салих дога кылды, дөя чыкты, ләкин алар һаман иман китермәделәр). Тәхкыйк сезгә Аллаһудан минем пәйгамбәрлегемә галәмәт килде, ошбу дөя сезгә галәмәт өчен җибәрелгән дөядер, аңарга ирек бирегез, Аллаһ җирендә ашасын, явызлык белән аңарга кул тидермәгез, юкса сезгә рәнҗеткүче ґәзаб ирешер.
وَاذْكُرُوا إِذْ جَعَلَكُمْ خُلَفَاءَ مِنْ بَعْدِ عَادٍ وَبَوَّأَكُمْ فِي الْأَرْضِ تَتَّخِذُونَ مِنْ سُهُولِهَا قُصُورًا وَتَنْحِتُونَ الْجِبَالَ بُيُوتًا ۖ فَاذْكُرُوا آلَاءَ اللَّهِ وَلَا تَعْثَوْا فِي الْأَرْضِ مُفْسِدِينَ
Гад каумен һәлак иткәннән соң сезне халифә кылды вә сезне Хәҗаз белән Шам арасында булган җирләргә урынлаштырды, йомшак балчыклардан сарайлар, тауларны тишеп өйләр ясыйсыз, Аллаһу тәгаләнең нигъмәтләрен хәтерегезгә алыгыз вә Аллаһ хөкемнәрен бозып җир өстеңдә бозыклык кылып йөрмәгез.
قَالَ الْمَلَأُ الَّذِينَ اسْتَكْبَرُوا مِنْ قَوْمِهِ لِلَّذِينَ اسْتُضْعِفُوا لِمَنْ آمَنَ مِنْهُمْ أَتَعْلَمُونَ أَنَّ صَالِحًا مُرْسَلٌ مِنْ رَبِّهِ ۚ قَالُوا إِنَّا بِمَا أُرْسِلَ بِهِ مُؤْمِنُونَ
Салих кауменнән тәкәбберләнүче олугълары әйтте Салихка иман китергән зәгыйфь мөэминнәргә: Салихның пәйгамбәр икәнлегенә ышанасызмы? Мөэминнәр әйттеләр: Салих белән бирелгән могҗизага ышанабыз, – дип.

Choose other languages: