Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Araf Ayahs #133 Translated in Tatar

قَالُوا أُوذِينَا مِنْ قَبْلِ أَنْ تَأْتِيَنَا وَمِنْ بَعْدِ مَا جِئْتَنَا ۚ قَالَ عَسَىٰ رَبُّكُمْ أَنْ يُهْلِكَ عَدُوَّكُمْ وَيَسْتَخْلِفَكُمْ فِي الْأَرْضِ فَيَنْظُرَ كَيْفَ تَعْمَلُونَ
Муса кауме әйтте: Ий Муса! Без син килгәнче дә бу Фиргаун кауменнән күп золым күрдек һәм син килгәч тә золым күрмәктәбез, – дип. Муса әйтте: Раббыгызның сезнең дошманнарыгызны тиздән һәлак итмәклеге өметле һәм алар урынына сезне халифә итмәклеге, Аллаһ сезне күзәтер, ничек эш кылырсыз икән!
وَلَقَدْ أَخَذْنَا آلَ فِرْعَوْنَ بِالسِّنِينَ وَنَقْصٍ مِنَ الثَّمَرَاتِ لَعَلَّهُمْ يَذَّكَّرُونَ
Тәхкыйк Фиргаун каумен ачлык белән вә бакча җимешләрен уңышсыз итү белән бәлаләндердек, вәгазьләнеп иман китерсеннәр өчен.
فَإِذَا جَاءَتْهُمُ الْحَسَنَةُ قَالُوا لَنَا هَٰذِهِ ۖ وَإِنْ تُصِبْهُمْ سَيِّئَةٌ يَطَّيَّرُوا بِمُوسَىٰ وَمَنْ مَعَهُ ۗ أَلَا إِنَّمَا طَائِرُهُمْ عِنْدَ اللَّهِ وَلَٰكِنَّ أَكْثَرَهُمْ لَا يَعْلَمُونَ
Әгәр аларга шатлык, байлык килсә: Бу безгә тиешле, үзебезнең яхшылыгыбыздан килде, әгәр яманлык ирешсә бу яманлык, Муса белән аның иярченнәреннән, – дип шомланырлар. Әгаһ булыгыз, аларның шомланулары Аллаһу хозурында, әмма аларга ирешкән яманлык үзләренең кәсебе өчен Аллаһудан ирешә, ләкин күбесе Аллаһудан ирешә дип белмәсләр.
وَقَالُوا مَهْمَا تَأْتِنَا بِهِ مِنْ آيَةٍ لِتَسْحَرَنَا بِهَا فَمَا نَحْنُ لَكَ بِمُؤْمِنِينَ
Фиргаун кауме кәферләр әйттеләр: Безне сихерләр өчен берәр галәмәт китерсәң дә, без барыбер сиңа ышанучы кешеләр түгелбез.
فَأَرْسَلْنَا عَلَيْهِمُ الطُّوفَانَ وَالْجَرَادَ وَالْقُمَّلَ وَالضَّفَادِعَ وَالدَّمَ آيَاتٍ مُفَصَّلَاتٍ فَاسْتَكْبَرُوا وَكَانُوا قَوْمًا مُجْرِمِينَ
Аларга су баскынын, саранча, бет, бакаларны һәм кан җибәрдек, боларны аерым-аерым ачык ґәламәтләр итеп җибәрдек. Бу галәмәтләрне күргәннең соңында да тәкәбберләнеп, азган кәфер кауме булдылар.

Choose other languages: