Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Araf Ayahs #135 Translated in Tatar

فَإِذَا جَاءَتْهُمُ الْحَسَنَةُ قَالُوا لَنَا هَٰذِهِ ۖ وَإِنْ تُصِبْهُمْ سَيِّئَةٌ يَطَّيَّرُوا بِمُوسَىٰ وَمَنْ مَعَهُ ۗ أَلَا إِنَّمَا طَائِرُهُمْ عِنْدَ اللَّهِ وَلَٰكِنَّ أَكْثَرَهُمْ لَا يَعْلَمُونَ
Әгәр аларга шатлык, байлык килсә: Бу безгә тиешле, үзебезнең яхшылыгыбыздан килде, әгәр яманлык ирешсә бу яманлык, Муса белән аның иярченнәреннән, – дип шомланырлар. Әгаһ булыгыз, аларның шомланулары Аллаһу хозурында, әмма аларга ирешкән яманлык үзләренең кәсебе өчен Аллаһудан ирешә, ләкин күбесе Аллаһудан ирешә дип белмәсләр.
وَقَالُوا مَهْمَا تَأْتِنَا بِهِ مِنْ آيَةٍ لِتَسْحَرَنَا بِهَا فَمَا نَحْنُ لَكَ بِمُؤْمِنِينَ
Фиргаун кауме кәферләр әйттеләр: Безне сихерләр өчен берәр галәмәт китерсәң дә, без барыбер сиңа ышанучы кешеләр түгелбез.
فَأَرْسَلْنَا عَلَيْهِمُ الطُّوفَانَ وَالْجَرَادَ وَالْقُمَّلَ وَالضَّفَادِعَ وَالدَّمَ آيَاتٍ مُفَصَّلَاتٍ فَاسْتَكْبَرُوا وَكَانُوا قَوْمًا مُجْرِمِينَ
Аларга су баскынын, саранча, бет, бакаларны һәм кан җибәрдек, боларны аерым-аерым ачык ґәламәтләр итеп җибәрдек. Бу галәмәтләрне күргәннең соңында да тәкәбберләнеп, азган кәфер кауме булдылар.
وَلَمَّا وَقَعَ عَلَيْهِمُ الرِّجْزُ قَالُوا يَا مُوسَى ادْعُ لَنَا رَبَّكَ بِمَا عَهِدَ عِنْدَكَ ۖ لَئِنْ كَشَفْتَ عَنَّا الرِّجْزَ لَنُؤْمِنَنَّ لَكَ وَلَنُرْسِلَنَّ مَعَكَ بَنِي إِسْرَائِيلَ
Аларга Аллаһуның ґәзабы килгәндә әйттеләр: Ий Муса! Безнең өчен Раббыңа дога кыл, Ул сиңа дога кыл дип әмер иткәне өчен! Әгәр безнең өстебездәге ґәзабны җибәрә алсаң, әлбәттә, сиңа иман китерербез һәм Ягъкуб балаларын да синең белән, әлбәттә, җибәрербез, – дип.
فَلَمَّا كَشَفْنَا عَنْهُمُ الرِّجْزَ إِلَىٰ أَجَلٍ هُمْ بَالِغُوهُ إِذَا هُمْ يَنْكُثُونَ
Муса догасы аркасында алардан ґәзабны алсак киләсе ґәзаб вакытында, шул вакытта алар ґәһедләрен сындыралар – сүзләрендә тормыйлар.

Choose other languages: