Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Ankabut Ayahs #32 Translated in Tatar

وَلُوطًا إِذْ قَالَ لِقَوْمِهِ إِنَّكُمْ لَتَأْتُونَ الْفَاحِشَةَ مَا سَبَقَكُمْ بِهَا مِنْ أَحَدٍ مِنَ الْعَالَمِينَ
Вә Лутның кавеменә әйткән сүзләрен укыгыз: Тәхкыйк сез бик кабахәт эш кыласыз, ягъни ирләрнең артына барасыз, ул фәхеш эшне сездән алда дөньяда һичбер зат кылмады.
أَئِنَّكُمْ لَتَأْتُونَ الرِّجَالَ وَتَقْطَعُونَ السَّبِيلَ وَتَأْتُونَ فِي نَادِيكُمُ الْمُنْكَرَ ۖ فَمَا كَانَ جَوَابَ قَوْمِهِ إِلَّا أَنْ قَالُوا ائْتِنَا بِعَذَابِ اللَّهِ إِنْ كُنْتَ مِنَ الصَّادِقِينَ
Әйә сез ирләргә якынлык кыйласызмы, дәхи юлчыларны басып талыйсызмы, вә җыелган җәмәгать эчендә фәхешлек кыйласызмы, янә юлдан үтүчеләргә таш аталар иде. Лутның нәсыйхәтләренә каршы җаваплары башкача булмады, мәгәр дөрес сөйли торган булсаң, бу эшләребез өчен безгә Аллаһуның ґәзабын китер, диделәр.
قَالَ رَبِّ انْصُرْنِي عَلَى الْقَوْمِ الْمُفْسِدِينَ
Лут әйтте: Ий Раббым миңа ярдәм бир фәхеш эшне эшләүче кавем өстенә.
وَلَمَّا جَاءَتْ رُسُلُنَا إِبْرَاهِيمَ بِالْبُشْرَىٰ قَالُوا إِنَّا مُهْلِكُو أَهْلِ هَٰذِهِ الْقَرْيَةِ ۖ إِنَّ أَهْلَهَا كَانُوا ظَالِمِينَ
Җибәрелгән фәрештәләр Ибраһимгә шатлык хәбәре илә килгәч, ул фәрештәләр әйттеләр: Без бу Лут шәһәренең халкын һәлак итүчебез, тәхкыйк ул шәһәрнең халкы имансыз залим булдылар, – дип.
قَالَ إِنَّ فِيهَا لُوطًا ۚ قَالُوا نَحْنُ أَعْلَمُ بِمَنْ فِيهَا ۖ لَنُنَجِّيَنَّهُ وَأَهْلَهُ إِلَّا امْرَأَتَهُ كَانَتْ مِنَ الْغَابِرِينَ
Ибраһим әйтте: Бит ул шәһәрдә Лут пәйгамбәр бар. Фәрештәләр әйттеләр: Без ул шәһәрдә кемнәр барлыгын яхшы беләбез, әлбәттә, без Лутны вә аңа ияргән мөэминнәрне коткарачакбыз, мәгәр хатынын коткармабыз, чөнки ул ґәзабта калучылар җөмләсеннән булды.

Choose other languages: