Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Ahqaf Ayahs #25 Translated in Tatar

وَاذْكُرْ أَخَا عَادٍ إِذْ أَنْذَرَ قَوْمَهُ بِالْأَحْقَافِ وَقَدْ خَلَتِ النُّذُرُ مِنْ بَيْنِ يَدَيْهِ وَمِنْ خَلْفِهِ أَلَّا تَعْبُدُوا إِلَّا اللَّهَ إِنِّي أَخَافُ عَلَيْكُمْ عَذَابَ يَوْمٍ عَظِيمٍ
Ий Мухәммәд г-м, кешеләргә Гад кавеменең кардәше Һуд пәйгамбәрне зекер ит: Һуд үзенең кавемен бер комлыкта Аллаһ ґәзабы белән сөйләп куркытты. Гад кавеме Йәмәндә хәҗәр дип аталган җирдә бер комлыкта яшиләр иде. Бу кавемгә Һудтан элек вә соңра пәйгамбәрләр килеп Аллаһ ґәзабы илә куркыттылар, аларның һәрбере: Аллаһуга гына гыйбадәт кылыгыз, башка һичбер затька коллык кылмагыз, әгәр Аллаһудан башкага гыйбадәт кылсагыз кыямәт көненең олугъ ґәзабы сезгә килүдән куркабыз, – диделәр.
قَالُوا أَجِئْتَنَا لِتَأْفِكَنَا عَنْ آلِهَتِنَا فَأْتِنَا بِمَا تَعِدُنَا إِنْ كُنْتَ مِنَ الصَّادِقِينَ
Алар пәйгамбәргә әйттеләр: Әйә син безне үзебезнең Илаһәләребездән тыяр өчен килдеңме, әгәр сүзең дөрес булса, вәгъдә кылган олугъ ґәзабыңны безгә хәзер китер, – дип.
قَالَ إِنَّمَا الْعِلْمُ عِنْدَ اللَّهِ وَأُبَلِّغُكُمْ مَا أُرْسِلْتُ بِهِ وَلَٰكِنِّي أَرَاكُمْ قَوْمًا تَجْهَلُونَ
Һуд әйтте: Сезгә тиешле ґәзабның кайчан киләчәген фәкать Аллаһ беләдер, мин исә Аллаһудан җибәрелгән шәригатьне сезгә ирештерүчемен ләкин мин сезне җаһил надан кавемсез, дип беләмен, чөнки ґәзабны хәзер үк сорыйсыз.
فَلَمَّا رَأَوْهُ عَارِضًا مُسْتَقْبِلَ أَوْدِيَتِهِمْ قَالُوا هَٰذَا عَارِضٌ مُمْطِرُنَا ۚ بَلْ هُوَ مَا اسْتَعْجَلْتُمْ بِهِ ۖ رِيحٌ فِيهَا عَذَابٌ أَلِيمٌ
Алар үзләренә ґәзаб алып килә торган болытны күргәч, бу болыт безгә яңгыр алып килә диделәр. Һуд әйтте: Бәлки ул сез ашыктырып сораган ґәзабыгыздыр ки, анда рәнҗеткүче каты ґәзаб бардыр.
تُدَمِّرُ كُلَّ شَيْءٍ بِأَمْرِ رَبِّهَا فَأَصْبَحُوا لَا يُرَىٰ إِلَّا مَسَاكِنُهُمْ ۚ كَذَٰلِكَ نَجْزِي الْقَوْمَ الْمُجْرِمِينَ
Ул җил Аллаһуның әмере белән һәрнәрсәне һәлак итәр, – дип. Ул җил килеп һәммәләрен вә һәрнәрсәне һәлак итте, бу җилдән соң карасаң өйләреннән башка нәрсә күренмәс иде. Без ышанмаган явызларга әнә шулай җәза бирәбез.

Choose other languages: