Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Ahqaf Ayahs #22 Translated in Tatar

أُولَٰئِكَ الَّذِينَ حَقَّ عَلَيْهِمُ الْقَوْلُ فِي أُمَمٍ قَدْ خَلَتْ مِنْ قَبْلِهِمْ مِنَ الْجِنِّ وَالْإِنْسِ ۖ إِنَّهُمْ كَانُوا خَاسِرِينَ
Әнә шулай хакны инкяр итүчеләр, әүвәлге инкяр итүче җен вә кешеләр таифәсе белән бергә җәһәннәмдә булырлар дигән сүз Аллаһуның вәгъдәсе илә сабит булды, алар һәммәсе, әлбәттә, һәлак булучылардыр.
وَلِكُلٍّ دَرَجَاتٌ مِمَّا عَمِلُوا ۖ وَلِيُوَفِّيَهُمْ أَعْمَالَهُمْ وَهُمْ لَا يُظْلَمُونَ
Мөэминнәргә вә кәферләргә дә эшләгән эшләренә карата ахирәттә дәрәҗәләр бардыр: мөэминнәргә җәннәтләрдә төрле бөек дәрәҗәләр, кәферләргә исә ут астында тирән чокырлар. Кәсеп иткән сәваб вә гөнаһларының җәзасын Аллаһ һәрберсенә ирештерсен өчен савабларын киметмичә вә гөнаһларын арттырмыйча гына.
وَيَوْمَ يُعْرَضُ الَّذِينَ كَفَرُوا عَلَى النَّارِ أَذْهَبْتُمْ طَيِّبَاتِكُمْ فِي حَيَاتِكُمُ الدُّنْيَا وَاسْتَمْتَعْتُمْ بِهَا فَالْيَوْمَ تُجْزَوْنَ عَذَابَ الْهُونِ بِمَا كُنْتُمْ تَسْتَكْبِرُونَ فِي الْأَرْضِ بِغَيْرِ الْحَقِّ وَبِمَا كُنْتُمْ تَفْسُقُونَ
Кыямәт көнне кәферләр утка күчерелерләр вә әйтелер: Сез дөнья тереклегендә Аллаһуның, күп нигъмәтләре белән файдаланып әмма Ана гыйбадәт кылмыйча бәгъзе яхшы эшләрегезнең савабын бетердегез, иңде бүген хур рисвай итүче ґәзаб белән җәза ителәсез, җир өстендә хаксыз тәкәбберләнгәнегез һәм чиктән чыгып бозыклык кылганыгыз өчен.
وَاذْكُرْ أَخَا عَادٍ إِذْ أَنْذَرَ قَوْمَهُ بِالْأَحْقَافِ وَقَدْ خَلَتِ النُّذُرُ مِنْ بَيْنِ يَدَيْهِ وَمِنْ خَلْفِهِ أَلَّا تَعْبُدُوا إِلَّا اللَّهَ إِنِّي أَخَافُ عَلَيْكُمْ عَذَابَ يَوْمٍ عَظِيمٍ
Ий Мухәммәд г-м, кешеләргә Гад кавеменең кардәше Һуд пәйгамбәрне зекер ит: Һуд үзенең кавемен бер комлыкта Аллаһ ґәзабы белән сөйләп куркытты. Гад кавеме Йәмәндә хәҗәр дип аталган җирдә бер комлыкта яшиләр иде. Бу кавемгә Һудтан элек вә соңра пәйгамбәрләр килеп Аллаһ ґәзабы илә куркыттылар, аларның һәрбере: Аллаһуга гына гыйбадәт кылыгыз, башка һичбер затька коллык кылмагыз, әгәр Аллаһудан башкага гыйбадәт кылсагыз кыямәт көненең олугъ ґәзабы сезгә килүдән куркабыз, – диделәр.
قَالُوا أَجِئْتَنَا لِتَأْفِكَنَا عَنْ آلِهَتِنَا فَأْتِنَا بِمَا تَعِدُنَا إِنْ كُنْتَ مِنَ الصَّادِقِينَ
Алар пәйгамбәргә әйттеләр: Әйә син безне үзебезнең Илаһәләребездән тыяр өчен килдеңме, әгәр сүзең дөрес булса, вәгъдә кылган олугъ ґәзабыңны безгә хәзер китер, – дип.

Choose other languages: