Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Ahqaf Ayahs #20 Translated in Tatar

أُولَٰئِكَ الَّذِينَ نَتَقَبَّلُ عَنْهُمْ أَحْسَنَ مَا عَمِلُوا وَنَتَجَاوَزُ عَنْ سَيِّئَاتِهِمْ فِي أَصْحَابِ الْجَنَّةِ ۖ وَعْدَ الصِّدْقِ الَّذِي كَانُوا يُوعَدُونَ
Шул сыйфатта булган мөэминнәрнең изге гамәлләрен кабул итегез вә гөнаһларын гафу итәбез җәннәт кешеләре булганнары хәлдә, Аллаһуның дөрес вәгъдәсе илә вәгъдә ителмеш иделәр.
وَالَّذِي قَالَ لِوَالِدَيْهِ أُفٍّ لَكُمَا أَتَعِدَانِنِي أَنْ أُخْرَجَ وَقَدْ خَلَتِ الْقُرُونُ مِنْ قَبْلِي وَهُمَا يَسْتَغِيثَانِ اللَّهَ وَيْلَكَ آمِنْ إِنَّ وَعْدَ اللَّهِ حَقٌّ فَيَقُولُ مَا هَٰذَا إِلَّا أَسَاطِيرُ الْأَوَّلِينَ
Имансыз угылларын ата-аналары иманга өндәп вәгазь кылганда ул аталарына ачуланып әйтәдер: Әйә сез миңа үлгәннән соң кабердән терелеп чыгуны вәгъдә итәсезме, миннән элек күпме кешеләр үлеп киткәннәр әле берсе дә терелеп кайтканы юк, – дип. Ата-анасы исә дога кылып Аллаһудан угылларының иман китерүен сорарлар вә әйтерләр: Ий углыбыз, әгәр һәлак булырга теләмәсәң, иман китер, Аллаһуның вәгъдәсе хак, кыямәт булачак, һәммә кешеләр терелеп каберләреннән чыгачаклар, – дип. Ул әйтер: Терелеп кубарылу була дигән сүзегез хак түгелдер мәгәр әүвәлгеләрнең ялган сүзләредер, – дип.
أُولَٰئِكَ الَّذِينَ حَقَّ عَلَيْهِمُ الْقَوْلُ فِي أُمَمٍ قَدْ خَلَتْ مِنْ قَبْلِهِمْ مِنَ الْجِنِّ وَالْإِنْسِ ۖ إِنَّهُمْ كَانُوا خَاسِرِينَ
Әнә шулай хакны инкяр итүчеләр, әүвәлге инкяр итүче җен вә кешеләр таифәсе белән бергә җәһәннәмдә булырлар дигән сүз Аллаһуның вәгъдәсе илә сабит булды, алар һәммәсе, әлбәттә, һәлак булучылардыр.
وَلِكُلٍّ دَرَجَاتٌ مِمَّا عَمِلُوا ۖ وَلِيُوَفِّيَهُمْ أَعْمَالَهُمْ وَهُمْ لَا يُظْلَمُونَ
Мөэминнәргә вә кәферләргә дә эшләгән эшләренә карата ахирәттә дәрәҗәләр бардыр: мөэминнәргә җәннәтләрдә төрле бөек дәрәҗәләр, кәферләргә исә ут астында тирән чокырлар. Кәсеп иткән сәваб вә гөнаһларының җәзасын Аллаһ һәрберсенә ирештерсен өчен савабларын киметмичә вә гөнаһларын арттырмыйча гына.
وَيَوْمَ يُعْرَضُ الَّذِينَ كَفَرُوا عَلَى النَّارِ أَذْهَبْتُمْ طَيِّبَاتِكُمْ فِي حَيَاتِكُمُ الدُّنْيَا وَاسْتَمْتَعْتُمْ بِهَا فَالْيَوْمَ تُجْزَوْنَ عَذَابَ الْهُونِ بِمَا كُنْتُمْ تَسْتَكْبِرُونَ فِي الْأَرْضِ بِغَيْرِ الْحَقِّ وَبِمَا كُنْتُمْ تَفْسُقُونَ
Кыямәт көнне кәферләр утка күчерелерләр вә әйтелер: Сез дөнья тереклегендә Аллаһуның, күп нигъмәтләре белән файдаланып әмма Ана гыйбадәт кылмыйча бәгъзе яхшы эшләрегезнең савабын бетердегез, иңде бүген хур рисвай итүче ґәзаб белән җәза ителәсез, җир өстендә хаксыз тәкәбберләнгәнегез һәм чиктән чыгып бозыклык кылганыгыз өчен.

Choose other languages: