Quran Apps in many lanuages:

Surah Aal-E-Imran Ayahs #171 Translated in Tatar

وَلِيَعْلَمَ الَّذِينَ نَافَقُوا ۚ وَقِيلَ لَهُمْ تَعَالَوْا قَاتِلُوا فِي سَبِيلِ اللَّهِ أَوِ ادْفَعُوا ۖ قَالُوا لَوْ نَعْلَمُ قِتَالًا لَاتَّبَعْنَاكُمْ ۗ هُمْ لِلْكُفْرِ يَوْمَئِذٍ أَقْرَبُ مِنْهُمْ لِلْإِيمَانِ ۚ يَقُولُونَ بِأَفْوَاهِهِمْ مَا لَيْسَ فِي قُلُوبِهِمْ ۗ وَاللَّهُ أَعْلَمُ بِمَا يَكْتُمُونَ
Янә монафикъларны мөселманнарга белдерү өчен шулай кылды. Аларга әйтелде: Килегез, Аллаһ юлында сугышыгыз яки үзегезне яклап сугышыгыз, – дип. Монафикълар әгәр сугышның барлыгын белсәк, әлбәттә, сезгә ияреп сугышка чыгарбыз диләр, ләкин сугышның барын белгән көндә алар иман ягына караганда көферлек ягына якынырак иделәр. Шулай итеп алар күңелләрендә булмаган нәрсәне телләре белән сөйлиләр. Аларның күңелләрендә булган нәрсәне Аллаһ, әлбәттә, белүче.
الَّذِينَ قَالُوا لِإِخْوَانِهِمْ وَقَعَدُوا لَوْ أَطَاعُونَا مَا قُتِلُوا ۗ قُلْ فَادْرَءُوا عَنْ أَنْفُسِكُمُ الْمَوْتَ إِنْ كُنْتُمْ صَادِقِينَ
Сугышка чыкмыйча өйдә калган монафикълар, сугышка чыккан кардәшләренә карата: Әгәр алар безгә ияреп өйдә калган булсалар, әлбәттә, үтерелмәсләр иде, – диләр. Син әйт: Әгәр үлем сезнең ихтыярда булса, үзегезгә килә торган үлемгә каршы торыгыз, хакны сөйләүчеләрдән булсагыз!
وَلَا تَحْسَبَنَّ الَّذِينَ قُتِلُوا فِي سَبِيلِ اللَّهِ أَمْوَاتًا ۚ بَلْ أَحْيَاءٌ عِنْدَ رَبِّهِمْ يُرْزَقُونَ
Аллаһ юлында шәһид булган мөэминнәрне, үлекләр дип һич тә хисаб итмә! Бәлки алар терекләр һәм Раббылары хозурында ризыкланалар.
فَرِحِينَ بِمَا آتَاهُمُ اللَّهُ مِنْ فَضْلِهِ وَيَسْتَبْشِرُونَ بِالَّذِينَ لَمْ يَلْحَقُوا بِهِمْ مِنْ خَلْفِهِمْ أَلَّا خَوْفٌ عَلَيْهِمْ وَلَا هُمْ يَحْزَنُونَ
Аллаһ рәхмәт итеп биргән нигъмәтләр өчен аларның рухлары шатланучыдыр, һәм Аллаһ юлыңда бергә сугышып та үлми калган дин кардәшләренең дә рухлары алар янына кайтып җәннәттә бергә булачакларын Аллаһ аларга белдергәч, алар өчен дә шатланырлар, үзләренә дә вә үзләреннән соң яннарына барачак дин кардәшләренә дә курку һәм хәсрәт юклыгын белеп, янә шатланырлар.
يَسْتَبْشِرُونَ بِنِعْمَةٍ مِنَ اللَّهِ وَفَضْلٍ وَأَنَّ اللَّهَ لَا يُضِيعُ أَجْرَ الْمُؤْمِنِينَ
Аллаһуның рәхмәтеннән вә фазыйләтеннән аларга нигъмәтләр булган өчен шатланырлар. Әлбәттә, Аллаһ хак мөэминнәрнең кылган изге гамәлләренең әҗерен җуймас.

Choose other languages: