Quran Apps in many lanuages:

Surah Aal-E-Imran Ayahs #165 Translated in Tatar

وَمَا كَانَ لِنَبِيٍّ أَنْ يَغُلَّ ۚ وَمَنْ يَغْلُلْ يَأْتِ بِمَا غَلَّ يَوْمَ الْقِيَامَةِ ۚ ثُمَّ تُوَفَّىٰ كُلُّ نَفْسٍ مَا كَسَبَتْ وَهُمْ لَا يُظْلَمُونَ
Табыш малына хыянәт итмәк пәйгамбәргә һич дөрес булмас. Өход сугышында сахәбәләр, табыш малын үзебез барып алмасак, пәйгамбәр бирмәс, – дип зан кылдылар. Бер кеше табыш малына хыянәт итсә, кыямәт көнендә шул малын күтәреп Аллаһу хозурына килер. Аннары һәрбер кеше кылган эше буенча тиешле җәзаны алыр, тиешсез җәза белән золым ителмәсләр.
أَفَمَنِ اتَّبَعَ رِضْوَانَ اللَّهِ كَمَنْ بَاءَ بِسَخَطٍ مِنَ اللَّهِ وَمَأْوَاهُ جَهَنَّمُ ۚ وَبِئْسَ الْمَصِيرُ
Әйә берәү Коръән юлы белән Аллаһ ризасына иярсә, ул кеше Коръән хөкемнәрен бозып Аллаһуның ачуын кәсеп иткән кеше белән бертигез булырмы? Аллаһуның ачуын кәсеп иткән кешеләрнең урыны җәһәннәм, ул җәһәннәм нинди яман урындыр.
هُمْ دَرَجَاتٌ عِنْدَ اللَّهِ ۗ وَاللَّهُ بَصِيرٌ بِمَا يَعْمَلُونَ
Коръән белән гамәл кылучы хак мөэминнәргә Аллаһу хозурында бөек дәрәҗәләр бар. Аллаһ мөэминнәрнең кылган эшен күрәдер.
لَقَدْ مَنَّ اللَّهُ عَلَى الْمُؤْمِنِينَ إِذْ بَعَثَ فِيهِمْ رَسُولًا مِنْ أَنْفُسِهِمْ يَتْلُو عَلَيْهِمْ آيَاتِهِ وَيُزَكِّيهِمْ وَيُعَلِّمُهُمُ الْكِتَابَ وَالْحِكْمَةَ وَإِنْ كَانُوا مِنْ قَبْلُ لَفِي ضَلَالٍ مُبِينٍ
Аллаһ мөэминнәргә үзләреннән пәйгамбәр күндереп зур нигъмәтләр бирде, пәйгамбәр мөэминнәргә Аллаһуның аятьләрен укыр, аларны мөшриклектән, бидеґәт гамәлләрдән вә башка нәҗесләрдән пакълар, дәхи Коръәнне һәм шәригать хөкемнәрен өйрәтер гәрчә алар Коръән иңмәс борын ачык адашуда булсалар да.
أَوَلَمَّا أَصَابَتْكُمْ مُصِيبَةٌ قَدْ أَصَبْتُمْ مِثْلَيْهَا قُلْتُمْ أَنَّىٰ هَٰذَا ۖ قُلْ هُوَ مِنْ عِنْدِ أَنْفُسِكُمْ ۗ إِنَّ اللَّهَ عَلَىٰ كُلِّ شَيْءٍ قَدِيرٌ
Әйә сезгә өход көнендә кайгы ирешкән булса, сез мөшрикләргә бәдер сугышында үзегезгә ирешкән кайгының ике өлешен ирештердегез түгелме? Бу кайгы безгә ни өчен иреште дисез, син аларга: Бу кайгы үзегездән булды, – диген. Чөнки алар пәйгамбәр әмеренә хыйлафлык кылдылар. Әлбәттә, Аллаһуның һәрнәрсәгә көче җитәдер.

Choose other languages: