Surah Aal-E-Imran Ayahs #111 Translated in Tatar
وَأَمَّا الَّذِينَ ابْيَضَّتْ وُجُوهُهُمْ فَفِي رَحْمَةِ اللَّهِ هُمْ فِيهَا خَالِدُونَ
Әмма бидеґәт гамәлләрдән сакланып, Коръән белән гамәл кылучы мөселманнарның йөзләре агарачак, алар Аллаһуның рәхмәтендәләр һәм анда мәңге калырлар.
تِلْكَ آيَاتُ اللَّهِ نَتْلُوهَا عَلَيْكَ بِالْحَقِّ ۗ وَمَا اللَّهُ يُرِيدُ ظُلْمًا لِلْعَالَمِينَ
Коръәндә сөйләнгән бу сүзләр Аллаһуның аятьләре, аларны сезгә хаклык белән укырбыз. Аллаһ галәмнәр мәхлукләреннән һичберсенә золым теләми.
وَلِلَّهِ مَا فِي السَّمَاوَاتِ وَمَا فِي الْأَرْضِ ۚ وَإِلَى اللَّهِ تُرْجَعُ الْأُمُورُ
Җирдә вә күкләрдә булган һәрнәрсә Аллаһуныкы вә һәр әмер Аллаһуга кайтадыр.
كُنْتُمْ خَيْرَ أُمَّةٍ أُخْرِجَتْ لِلنَّاسِ تَأْمُرُونَ بِالْمَعْرُوفِ وَتَنْهَوْنَ عَنِ الْمُنْكَرِ وَتُؤْمِنُونَ بِاللَّهِ ۗ وَلَوْ آمَنَ أَهْلُ الْكِتَابِ لَكَانَ خَيْرًا لَهُمْ ۚ مِنْهُمُ الْمُؤْمِنُونَ وَأَكْثَرُهُمُ الْفَاسِقُونَ
Ий сез Мухәммәд г-м өммәте, дөньяга чыгарылган өммәтләрнең иң хәерлесе булдыгыз, Аллаһуга хак ышану илә ышандыгыз, кешеләрне хәерле эшләргә, изге гамәлләргә өнди белү белән өндәдегез һәм бозык, зарарлы эшләрдән тыя белеп тыйдыгыз. Аллаһ, сахәбәләрне бу аять белән мактады, чөнки аларның ярдәме белән ислам дине куәтләнде һәм бөтен дөньяга таралды. Китабий кәферләр иман китереп, Коръән белән гамәл кылсалар, әлбәттә, алар өчен хәерле булыр иде. Алардан Коръән белән гамәл кылучы мөэминнәр бар, ләкин аларның күбрәге – фасыйклардыр
لَنْ يَضُرُّوكُمْ إِلَّا أَذًى ۖ وَإِنْ يُقَاتِلُوكُمْ يُوَلُّوكُمُ الْأَدْبَارَ ثُمَّ لَا يُنْصَرُونَ
Ий мөэминнәр! Иманыгыз таза булса, кәферләр сезгә зарар ирештерә алмаслар, мәгәр яман сүзләр белән күңелегезне рәнҗетерләр, әгәр сезнең белән сугышсалар, сезнең гайрәтегездән куркып, артларына качарлар. Аннары аларга ярдәмче булмас.
Choose other languages:

Albanian

Amharic

Azerbaijani

Bengali

Bosnian

Bulgarian

Burmese

Chinese

Danish

Dutch

English

Farsi

Filipino

French

Fulah

German

Gujarati

Hausa

Hindi

Indonesian

Italian

Japanese

Jawa

Kazakh

Khmer

Korean

Kurdish

Kyrgyz

Malay

Malayalam

Norwegian

Pashto

Persian

Polish

Portuguese

Punjabi

Russian

Sindhi

Sinhalese

Somali

Spanish

Swahili

Swedish

Tajik

Tamil

Tatar

Telugu

Thai

Turkish

Urdu

Uyghur

Uzbek

Vietnamese

Yoruba
