Quran Apps in many lanuages:

Surah Yusuf Ayahs #66 Translated in Tatar

وَقَالَ لِفِتْيَانِهِ اجْعَلُوا بِضَاعَتَهُمْ فِي رِحَالِهِمْ لَعَلَّهُمْ يَعْرِفُونَهَا إِذَا انْقَلَبُوا إِلَىٰ أَهْلِهِمْ لَعَلَّهُمْ يَرْجِعُونَ
Йусуф үзенең хезмәтчеләренә әйтте: Боларның ашлык өчен биргән акчаларын үзләренә белдермичә йөкләренә яшереп куегыз, өйләренә кайткач ул акчаларны, шаять, табып һәм танып алырлар һәм шул акчалары белән, шаять, янә минем яныма ашлык алырга килерләр. Һәм хезмәтчеләр шулай эшләделәр.
فَلَمَّا رَجَعُوا إِلَىٰ أَبِيهِمْ قَالُوا يَا أَبَانَا مُنِعَ مِنَّا الْكَيْلُ فَأَرْسِلْ مَعَنَا أَخَانَا نَكْتَلْ وَإِنَّا لَهُ لَحَافِظُونَ
Аталарына кайткач әйттеләр: Ий атабыз, безгә хәзер Мысырдан ашлык сатып алу тыелды, ягъни ашлык хуҗасы: Кече кардәшегез Биняминне алып килмәсәгез, сезгә ашлык бирмим, – диде, Биняминне безнең белән җибәр ашлык алып кайтырбыз һәм Биняминне сакларбыз.
قَالَ هَلْ آمَنُكُمْ عَلَيْهِ إِلَّا كَمَا أَمِنْتُكُمْ عَلَىٰ أَخِيهِ مِنْ قَبْلُ ۖ فَاللَّهُ خَيْرٌ حَافِظًا ۖ وَهُوَ أَرْحَمُ الرَّاحِمِينَ
Аталары әйтте: Бинямин хакында мин сезгә кичек ышаныйм? Моннан элек Йусуф хакында ышандым да, ә нәрсә эшләдегез? Шуның өчен сезгә аны бирмим, саклау йөзеннән Аллаһ хәерледер, Аңарга тапшырдым, вә Ул шәфкать итүчеләрнең иң шәфкатьлерәге.
وَلَمَّا فَتَحُوا مَتَاعَهُمْ وَجَدُوا بِضَاعَتَهُمْ رُدَّتْ إِلَيْهِمْ ۖ قَالُوا يَا أَبَانَا مَا نَبْغِي ۖ هَٰذِهِ بِضَاعَتُنَا رُدَّتْ إِلَيْنَا ۖ وَنَمِيرُ أَهْلَنَا وَنَحْفَظُ أَخَانَا وَنَزْدَادُ كَيْلَ بَعِيرٍ ۖ ذَٰلِكَ كَيْلٌ يَسِيرٌ
Йөкләрен ачкач, ашлык өчен биргән акчаларын йөкләрендә таптылар – үзләренә кире кайтарылган. Әйттеләр: Ий атабыз, ялган сөйләмибез, ошбу акча – ашлык өчен биргән акчабыз кире үзебезгә кайтарылган, Биняминне безнең белән җибәр, Мысырга барыйк, өй җәмәгатьләребезгә ашлык алып кайтырбыз һәм Биняминне дә сакларбыз, әгәр Бинямин дә барса, бер дөя йөге ашлыкны артык алырбыз, ашлык хуҗасы вәзир өчен бер дөя йөге бик аз нәрсә, авырсынмас бирер.
قَالَ لَنْ أُرْسِلَهُ مَعَكُمْ حَتَّىٰ تُؤْتُونِ مَوْثِقًا مِنَ اللَّهِ لَتَأْتُنَّنِي بِهِ إِلَّا أَنْ يُحَاطَ بِكُمْ ۖ فَلَمَّا آتَوْهُ مَوْثِقَهُمْ قَالَ اللَّهُ عَلَىٰ مَا نَقُولُ وَكِيلٌ
Аталары әйтте: Әлбәттә, Биняминне сезнең белән җибәрмәмен, сәламәт кайтарып үземә тапшырырга Аллаһ исеме белән ант итеп вәгъдә биргәнегезгә чаклы. Биняминне сәламәт алып кайтып тапшырырга вәгъдәләрен биргәч, аталары әйтте: Безнең сөйләшкән сүзләребезне Аллаһ күзәтүчедер.

Choose other languages: