Quran Apps in many lanuages:

Surah Yusuf Ayahs #105 Translated in Tatar

رَبِّ قَدْ آتَيْتَنِي مِنَ الْمُلْكِ وَعَلَّمْتَنِي مِنْ تَأْوِيلِ الْأَحَادِيثِ ۚ فَاطِرَ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ أَنْتَ وَلِيِّي فِي الدُّنْيَا وَالْآخِرَةِ ۖ تَوَفَّنِي مُسْلِمًا وَأَلْحِقْنِي بِالصَّالِحِينَ
Йә Рабби, син миңа Мысыр байлыгын бирдең вә төш юрауны өйрәттең. Йә Раббым, син җир вә күкләрне яратучысың, дөньяда һәм ахирәттә син миңа ярдәмчесең. Йә Рабби, мөселман хәлемдә җанымны ал һәм мине изге кешеләргә тоташтыр!
ذَٰلِكَ مِنْ أَنْبَاءِ الْغَيْبِ نُوحِيهِ إِلَيْكَ ۖ وَمَا كُنْتَ لَدَيْهِمْ إِذْ أَجْمَعُوا أَمْرَهُمْ وَهُمْ يَمْكُرُونَ
Ий Мухәммәд г-м, бу Йусуф кыйссасы сиңа гаеп хәбәрләрдән, Без аны сиңа вәхий кылабыз, Йусуфның кардәшләре хәйлә кылып Йусуфны коега салырга киңәш иткән вакытларында син алар янында юк идең. Шулай булгач, Йусуф кыйссасын сөйләвегез пәйгамбәрлегегезгә дәлилдер.
وَمَا أَكْثَرُ النَّاسِ وَلَوْ حَرَصْتَ بِمُؤْمِنِينَ
Ләкин син никадәр тырышсаң да күп кешеләр иман китермәсләр.
وَمَا تَسْأَلُهُمْ عَلَيْهِ مِنْ أَجْرٍ ۚ إِنْ هُوَ إِلَّا ذِكْرٌ لِلْعَالَمِينَ
Иман китерүләре өчен син алардан дөнья малын сорамыйсың, ул Коръән барча галәм вәгазьдән башка нәрсә түгел.
وَكَأَيِّنْ مِنْ آيَةٍ فِي السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ يَمُرُّونَ عَلَيْهَا وَهُمْ عَنْهَا مُعْرِضُونَ
Җирдә вә күкләрдә күпме галәмәтләр бар – Аллаһуның барлыгына һәм берлегенә шуларны күреп-үтеп йөриләр, ләкин гыйбрәтләнүдән баш тарталар, һич игътибарга алмыйлар.

Choose other languages: