Quran Apps in many lanuages:

Surah Yusuf Ayahs #108 Translated in Tatar

وَمَا تَسْأَلُهُمْ عَلَيْهِ مِنْ أَجْرٍ ۚ إِنْ هُوَ إِلَّا ذِكْرٌ لِلْعَالَمِينَ
Иман китерүләре өчен син алардан дөнья малын сорамыйсың, ул Коръән барча галәм вәгазьдән башка нәрсә түгел.
وَكَأَيِّنْ مِنْ آيَةٍ فِي السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ يَمُرُّونَ عَلَيْهَا وَهُمْ عَنْهَا مُعْرِضُونَ
Җирдә вә күкләрдә күпме галәмәтләр бар – Аллаһуның барлыгына һәм берлегенә шуларны күреп-үтеп йөриләр, ләкин гыйбрәтләнүдән баш тарталар, һич игътибарга алмыйлар.
وَمَا يُؤْمِنُ أَكْثَرُهُمْ بِاللَّهِ إِلَّا وَهُمْ مُشْرِكُونَ
Аларның күбрәге иман китермәсләр, мәгәр иман китерсәләр кемне, нәрсәне булса да Аллаһуга тиңдәш кылып мөшрик булырлар.
أَفَأَمِنُوا أَنْ تَأْتِيَهُمْ غَاشِيَةٌ مِنْ عَذَابِ اللَّهِ أَوْ تَأْتِيَهُمُ السَّاعَةُ بَغْتَةً وَهُمْ لَا يَشْعُرُونَ
Әйә алар имин булырлармы Аллаһуның көйдергүче ґәзабы аларга килүдән, яки искәрмәстән кыямәт көне килүдән имин булырлармы?
قُلْ هَٰذِهِ سَبِيلِي أَدْعُو إِلَى اللَّهِ ۚ عَلَىٰ بَصِيرَةٍ أَنَا وَمَنِ اتَّبَعَنِي ۖ وَسُبْحَانَ اللَّهِ وَمَا أَنَا مِنَ الْمُشْرِكِينَ
Ий Мухәммәд г-м! Әйт: Бу Коръән күрсәткән юл минем юлымдыр, мин шул юл белән күреп-белеп кешеләрне Аллаһуга чакырамын һәм миңа ияргән мөэминләргә шул юл белән барыл күреп-белеп кешеләрне Аллаһуга чакыралар, вә Аллаһу тәгаләне һәр кимчелектән пакь дип беләмен һәм мин мөшрикләрдән түгелмен.

Choose other languages: