Quran Apps in many lanuages:

Surah Yunus Ayahs #11 Translated in Tatar

إِنَّ الَّذِينَ لَا يَرْجُونَ لِقَاءَنَا وَرَضُوا بِالْحَيَاةِ الدُّنْيَا وَاطْمَأَنُّوا بِهَا وَالَّذِينَ هُمْ عَنْ آيَاتِنَا غَافِلُونَ
Дөньяга бирелеп, дөнья тереклегеннән генә карар табып, Безгә юлыгуны теләмәгән гафил кешеләр.
أُولَٰئِكَ مَأْوَاهُمُ النَّارُ بِمَا كَانُوا يَكْسِبُونَ
Аларның урыннары ут, шуны кәсеп иткәннәре өчен.
إِنَّ الَّذِينَ آمَنُوا وَعَمِلُوا الصَّالِحَاتِ يَهْدِيهِمْ رَبُّهُمْ بِإِيمَانِهِمْ ۖ تَجْرِي مِنْ تَحْتِهِمُ الْأَنْهَارُ فِي جَنَّاتِ النَّعِيمِ
Иман китереп изге гамәлләр кылган кешеләрне Аллаһ иманнары белән туп-туры җәннәтләр юлына күндерер, ул җәннәтләр нигъмәтләр белән тулган булыр һәм асларыннан елгалар агып торыр.
دَعْوَاهُمْ فِيهَا سُبْحَانَكَ اللَّهُمَّ وَتَحِيَّتُهُمْ فِيهَا سَلَامٌ ۚ وَآخِرُ دَعْوَاهُمْ أَنِ الْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ
Җәннәтләрдә аларның әйтәчәк сүзләре: Ий Аллаһ -Син һәр кимчелектән пакьсең, – дип әйтү булыр, һәм бер-берсенә бүләкләре сәлам булыр, вә аларның ахыр сүзләре: Мактау бөтен галәмне тәрбияләүче Аллаһуга тиешле, – дип әйтмәк булыр.
وَلَوْ يُعَجِّلُ اللَّهُ لِلنَّاسِ الشَّرَّ اسْتِعْجَالَهُمْ بِالْخَيْرِ لَقُضِيَ إِلَيْهِمْ أَجَلُهُمْ ۖ فَنَذَرُ الَّذِينَ لَا يَرْجُونَ لِقَاءَنَا فِي طُغْيَانِهِمْ يَعْمَهُونَ
Әгәр Аллаһу тәгалә бәндәләренең яхшы эшләре өчен савабны ашыктырган кеби, аларның бозык эшләре өчен ґәзабны да ашыктырса иде, әлбәттә, бозык эшне эшләү белән үлүләре хөкем ителер иде. Безнең хозурыбызга килүгә ышанмаган кешеләрне һәлак итмичә, азгынлыкларында хәйран итеп калдырырбыз.

Choose other languages: