Quran Apps in many lanuages:

Surah Yunus Ayahs #34 Translated in Tatar

هُنَالِكَ تَبْلُو كُلُّ نَفْسٍ مَا أَسْلَفَتْ ۚ وَرُدُّوا إِلَى اللَّهِ مَوْلَاهُمُ الْحَقِّ ۖ وَضَلَّ عَنْهُمْ مَا كَانُوا يَفْتَرُونَ
Шул вакытта һәркем нинди эш кылган булса, һәммәсе ачыкланыр вә үзләренең хак хуҗалары булган Аллаһуга кайтарылырлар вә Аллаһуга тиңдәш кылган нәрсәләре югалыр.
قُلْ مَنْ يَرْزُقُكُمْ مِنَ السَّمَاءِ وَالْأَرْضِ أَمَّنْ يَمْلِكُ السَّمْعَ وَالْأَبْصَارَ وَمَنْ يُخْرِجُ الْحَيَّ مِنَ الْمَيِّتِ وَيُخْرِجُ الْمَيِّتَ مِنَ الْحَيِّ وَمَنْ يُدَبِّرُ الْأَمْرَ ۚ فَسَيَقُولُونَ اللَّهُ ۚ فَقُلْ أَفَلَا تَتَّقُونَ
Сорагыл: Җир вә күк тарафыннан кем ризыкландыра? Яки хуҗа булып сезгә күз вә колакларны кем бирә? Дәхи үлектән терекне һәм теректән үлекне кем чыгара, кемнең көче җитә? Вә бөтен эшләр белән кем җитәкчелек итә? Алар әйтер: Аллаһ. Әйт: Шулай булгач Аллаһудан курыкмыйсызмы? Әлбәттә, куркыгыз!
فَذَٰلِكُمُ اللَّهُ رَبُّكُمُ الْحَقُّ ۖ فَمَاذَا بَعْدَ الْحَقِّ إِلَّا الضَّلَالُ ۖ فَأَنَّىٰ تُصْرَفُونَ
Ошбу эшләрне кылучы хак тәрбиячегез булган Аллаһ! Инде хакны ташлаганнан соң, адашудан башка нәрсә булыр? Әлбәттә, фәкать адашу булыр! Ничаклы каты киреләнәсез, хакны ташлап кайда бармакчы буласыз?
كَذَٰلِكَ حَقَّتْ كَلِمَتُ رَبِّكَ عَلَى الَّذِينَ فَسَقُوا أَنَّهُمْ لَا يُؤْمِنُونَ
Аллаһ тәгаләнең хаклыгы дөресләнгән кеби, фасыйклар иман китермәсләр дигән сүз дә дөресләнде!
قُلْ هَلْ مِنْ شُرَكَائِكُمْ مَنْ يَبْدَأُ الْخَلْقَ ثُمَّ يُعِيدُهُ ۚ قُلِ اللَّهُ يَبْدَأُ الْخَلْقَ ثُمَّ يُعِيدُهُ ۖ فَأَنَّىٰ تُؤْفَكُونَ
Мөшрикләргә әйт: Сезнең сынымнарыгыз мәхлукларны бар итеп соңра үтереп янә тергезүчеләрме? Араларында шул эшне эшләүчесе бармы? Әйт: Әлбәттә, юк! Бәлки кешеләрне халык кылучы, соңра үтереп янә тергезүче фәкать Аллаһу тәгалә. Ул – Аллаһуга ничек ялганны ифтира кыласыз?

Choose other languages: