Quran Apps in many lanuages:

Surah Yunus Ayahs #23 Translated in Tatar

وَمَا كَانَ النَّاسُ إِلَّا أُمَّةً وَاحِدَةً فَاخْتَلَفُوا ۚ وَلَوْلَا كَلِمَةٌ سَبَقَتْ مِنْ رَبِّكَ لَقُضِيَ بَيْنَهُمْ فِيمَا فِيهِ يَخْتَلِفُونَ
Пәйгамбәр килгәнче дөньядагы кешеләр бер генә төрле иде, ягъни бар да мөшрик иделәр, Мухәммәд г-м килгәч, берсе мөэмин, берсе мөшрик – икегә бүленделәр. Залимнәрне ґәзаб кылуда ґәзабны кичектерү белән Раббыңның вәгъдәсе булмаса иде, Коръән хөкемнәрендә ихтилаф кылышкан кешеләрне Аллаһ һәлак итәр иде.
وَيَقُولُونَ لَوْلَا أُنْزِلَ عَلَيْهِ آيَةٌ مِنْ رَبِّهِ ۖ فَقُلْ إِنَّمَا الْغَيْبُ لِلَّهِ فَانْتَظِرُوا إِنِّي مَعَكُمْ مِنَ الْمُنْتَظِرِينَ
Янә алар әйтәләр: Мухәммәдкә пәйгамбәрлегене белдерә торган бер галәмәт иңдерелсәче, иман китерер идек, – дип. Син аларга әйт: Сез сораган яшертен нәрсәләрне белмәк Аллаһуга хас, әгәр иман китермәсәгез, галәмәт көтмәгез, бәлки Аллаһудан ґәзаб көтегез! Мин дә сезнең белән сезгә ґәзаб килгәнен көтүчеләрдәнмен.
وَإِذَا أَذَقْنَا النَّاسَ رَحْمَةً مِنْ بَعْدِ ضَرَّاءَ مَسَّتْهُمْ إِذَا لَهُمْ مَكْرٌ فِي آيَاتِنَا ۚ قُلِ اللَّهُ أَسْرَعُ مَكْرًا ۚ إِنَّ رُسُلَنَا يَكْتُبُونَ مَا تَمْكُرُونَ
Әгәр Без кешеләргә зарар күргәннәреннән соң рәхмәт кылып яхшылык бирсәк, мәсәлән, ачлык соңында байлык бирсәк, фетнә сугыш соңында тынычлык бирсәк, шул вакытта алар, шөкер итеп, Аллаһуга гыйбадәт кылыр урынына Безнең аятьләребезгә мәкерләр кылалар. Әйт: Аллаһ мәкер кылуда тизрәк мәкер кылучы, Аның мәкере көчле. Тәхкыйк фәрештәләребез сезнең кылган мәкерләрегезне язарлар, тиешле җәзасын күрерсез.
هُوَ الَّذِي يُسَيِّرُكُمْ فِي الْبَرِّ وَالْبَحْرِ ۖ حَتَّىٰ إِذَا كُنْتُمْ فِي الْفُلْكِ وَجَرَيْنَ بِهِمْ بِرِيحٍ طَيِّبَةٍ وَفَرِحُوا بِهَا جَاءَتْهَا رِيحٌ عَاصِفٌ وَجَاءَهُمُ الْمَوْجُ مِنْ كُلِّ مَكَانٍ وَظَنُّوا أَنَّهُمْ أُحِيطَ بِهِمْ ۙ دَعَوُا اللَّهَ مُخْلِصِينَ لَهُ الدِّينَ لَئِنْ أَنْجَيْتَنَا مِنْ هَٰذِهِ لَنَكُونَنَّ مِنَ الشَّاكِرِينَ
Сезне төрле сәбәпләр белән җирдә вә суда йөртүче зат Аллаһ, хәтта сез зур корабларда булсагыз, ул корабларны яхшы җил йомшак кына алып китсә, шул хәлдә шатланып кына барганда көчле җил чыгып, төрле яктан дулкын килсә һәм чорнап алган дулкын һәлакәтлеге килде дип белсәләр, шул вакыт алар Аллаһ диненә кайтып, ихлас Аллаһуга дога кылырга тотыналар: Йә Рабби, әгәр безне бу һәлакәттән коткарсаң, әлбәттә, нигъмәтләреңә шөкер кылучылардан булырбыз, – диләр.
فَلَمَّا أَنْجَاهُمْ إِذَا هُمْ يَبْغُونَ فِي الْأَرْضِ بِغَيْرِ الْحَقِّ ۗ يَا أَيُّهَا النَّاسُ إِنَّمَا بَغْيُكُمْ عَلَىٰ أَنْفُسِكُمْ ۖ مَتَاعَ الْحَيَاةِ الدُّنْيَا ۖ ثُمَّ إِلَيْنَا مَرْجِعُكُمْ فَنُنَبِّئُكُمْ بِمَا كُنْتُمْ تَعْمَلُونَ
Аллаһ әгәр аларны коткарса, шуннан соң алар җир өстендә бозыклык кыла башлыйлар. Ий кешеләр! Бозыклыгыгыз үз зарарыгызга, дөньяда файдалануыгыз бик аздыр, соңра Безнең хозурымызга кайтарылачаксыз, шул вакытта кылган эшләрегез белән сезгә хәбәр бирербез.

Choose other languages: