Quran Apps in many lanuages:

Surah Yunus Ayahs #18 Translated in Tatar

ثُمَّ جَعَلْنَاكُمْ خَلَائِفَ فِي الْأَرْضِ مِنْ بَعْدِهِمْ لِنَنْظُرَ كَيْفَ تَعْمَلُونَ
Соңра алар урынына сезне хуҗа кылдык, нинди эшләр кылачагыгызны күзәтеп тармаклыгыбыз өчен, эшләрегез нинди булса, Безнең дә җәзабыз шул булыр.
وَإِذَا تُتْلَىٰ عَلَيْهِمْ آيَاتُنَا بَيِّنَاتٍ ۙ قَالَ الَّذِينَ لَا يَرْجُونَ لِقَاءَنَا ائْتِ بِقُرْآنٍ غَيْرِ هَٰذَا أَوْ بَدِّلْهُ ۚ قُلْ مَا يَكُونُ لِي أَنْ أُبَدِّلَهُ مِنْ تِلْقَاءِ نَفْسِي ۖ إِنْ أَتَّبِعُ إِلَّا مَا يُوحَىٰ إِلَيَّ ۖ إِنِّي أَخَافُ إِنْ عَصَيْتُ رَبِّي عَذَابَ يَوْمٍ عَظِيمٍ
Ачык мәгънәле аятьләребез укылганда Безгә килеп юлыгачакны теләмәгән кәферләр әйттеләр: Безгә Коръәннән башка китап китер яки Коръәнне үзгәрт, – дип. Син аларга әйт: Үзлегемнән Коръәнне алыштырмак яки хөкемнәрен үзгәртмәк миңа һич тә мөмкин түгел, чөнки ул Аллаһ сүзе, мин үзем дә Аллаһ миңа вәхий кылган хөкемнәргә генә иярәмен, әгәр мин Раббыма андый гөнаһны кылсам, алдыбызда булачак олугъ кыямәт көненең ґәзабыннан куркамын.
قُلْ لَوْ شَاءَ اللَّهُ مَا تَلَوْتُهُ عَلَيْكُمْ وَلَا أَدْرَاكُمْ بِهِ ۖ فَقَدْ لَبِثْتُ فِيكُمْ عُمُرًا مِنْ قَبْلِهِ ۚ أَفَلَا تَعْقِلُونَ
Син аларга әйт: Әгәр Аллаһ кушмаса вә теләмәсә иде, мин сезгә Коръәнне укымас идем һәм аның хөкемнәрен сезгә өйрәтмәс идем. Тәхкыйк пәйгамбәр булганчы, мин сезнең арагызда кырык ел тордым, Аллаһ кушмагач, ул дәвердә мин сезгә һичнәрсә укымадым, шуны фикерләп карамыйсызмы?
فَمَنْ أَظْلَمُ مِمَّنِ افْتَرَىٰ عَلَى اللَّهِ كَذِبًا أَوْ كَذَّبَ بِآيَاتِهِ ۚ إِنَّهُ لَا يُفْلِحُ الْمُجْرِمُونَ
Аллаһуга ялганны ифтира кылган яки Аның аятьләрен ялган дигән кешедән дә залимрәк кеше булырмы? Залимнәр Аллаһ ґәзабыннан һич котыла алмаслар.
وَيَعْبُدُونَ مِنْ دُونِ اللَّهِ مَا لَا يَضُرُّهُمْ وَلَا يَنْفَعُهُمْ وَيَقُولُونَ هَٰؤُلَاءِ شُفَعَاؤُنَا عِنْدَ اللَّهِ ۚ قُلْ أَتُنَبِّئُونَ اللَّهَ بِمَا لَا يَعْلَمُ فِي السَّمَاوَاتِ وَلَا فِي الْأَرْضِ ۚ سُبْحَانَهُ وَتَعَالَىٰ عَمَّا يُشْرِكُونَ
Мөшрикләр Аллаһудан башка файда да вә зарар да ирештерә алмый торган сынымнарга гыйбадәт кылалар һәм әйтәләр: Бу сынымнар Аллаһ хозурыңда безнең шәфәгатьчеләребез, – дип. Син аларга әйт: Сез Аллаһуга җирдәге вә күкләрдәге Үзе белмәгән нәрсәләрдән хәбәр бирәсезме? Ягъни Аның тиңдәше булып та Үзе белми, сез беләсезме? Мөшрикләр тиңдәш кылган нәрсәләрдән Аллаһ пакь вә бик бөек дәрәҗәдә.

Choose other languages: