Surah Yunus Ayahs #20 Translated in Tatar
قُلْ لَوْ شَاءَ اللَّهُ مَا تَلَوْتُهُ عَلَيْكُمْ وَلَا أَدْرَاكُمْ بِهِ ۖ فَقَدْ لَبِثْتُ فِيكُمْ عُمُرًا مِنْ قَبْلِهِ ۚ أَفَلَا تَعْقِلُونَ
Син аларга әйт: Әгәр Аллаһ кушмаса вә теләмәсә иде, мин сезгә Коръәнне укымас идем һәм аның хөкемнәрен сезгә өйрәтмәс идем. Тәхкыйк пәйгамбәр булганчы, мин сезнең арагызда кырык ел тордым, Аллаһ кушмагач, ул дәвердә мин сезгә һичнәрсә укымадым, шуны фикерләп карамыйсызмы?
فَمَنْ أَظْلَمُ مِمَّنِ افْتَرَىٰ عَلَى اللَّهِ كَذِبًا أَوْ كَذَّبَ بِآيَاتِهِ ۚ إِنَّهُ لَا يُفْلِحُ الْمُجْرِمُونَ
Аллаһуга ялганны ифтира кылган яки Аның аятьләрен ялган дигән кешедән дә залимрәк кеше булырмы? Залимнәр Аллаһ ґәзабыннан һич котыла алмаслар.
وَيَعْبُدُونَ مِنْ دُونِ اللَّهِ مَا لَا يَضُرُّهُمْ وَلَا يَنْفَعُهُمْ وَيَقُولُونَ هَٰؤُلَاءِ شُفَعَاؤُنَا عِنْدَ اللَّهِ ۚ قُلْ أَتُنَبِّئُونَ اللَّهَ بِمَا لَا يَعْلَمُ فِي السَّمَاوَاتِ وَلَا فِي الْأَرْضِ ۚ سُبْحَانَهُ وَتَعَالَىٰ عَمَّا يُشْرِكُونَ
Мөшрикләр Аллаһудан башка файда да вә зарар да ирештерә алмый торган сынымнарга гыйбадәт кылалар һәм әйтәләр: Бу сынымнар Аллаһ хозурыңда безнең шәфәгатьчеләребез, – дип. Син аларга әйт: Сез Аллаһуга җирдәге вә күкләрдәге Үзе белмәгән нәрсәләрдән хәбәр бирәсезме? Ягъни Аның тиңдәше булып та Үзе белми, сез беләсезме? Мөшрикләр тиңдәш кылган нәрсәләрдән Аллаһ пакь вә бик бөек дәрәҗәдә.
وَمَا كَانَ النَّاسُ إِلَّا أُمَّةً وَاحِدَةً فَاخْتَلَفُوا ۚ وَلَوْلَا كَلِمَةٌ سَبَقَتْ مِنْ رَبِّكَ لَقُضِيَ بَيْنَهُمْ فِيمَا فِيهِ يَخْتَلِفُونَ
Пәйгамбәр килгәнче дөньядагы кешеләр бер генә төрле иде, ягъни бар да мөшрик иделәр, Мухәммәд г-м килгәч, берсе мөэмин, берсе мөшрик – икегә бүленделәр. Залимнәрне ґәзаб кылуда ґәзабны кичектерү белән Раббыңның вәгъдәсе булмаса иде, Коръән хөкемнәрендә ихтилаф кылышкан кешеләрне Аллаһ һәлак итәр иде.
وَيَقُولُونَ لَوْلَا أُنْزِلَ عَلَيْهِ آيَةٌ مِنْ رَبِّهِ ۖ فَقُلْ إِنَّمَا الْغَيْبُ لِلَّهِ فَانْتَظِرُوا إِنِّي مَعَكُمْ مِنَ الْمُنْتَظِرِينَ
Янә алар әйтәләр: Мухәммәдкә пәйгамбәрлегене белдерә торган бер галәмәт иңдерелсәче, иман китерер идек, – дип. Син аларга әйт: Сез сораган яшертен нәрсәләрне белмәк Аллаһуга хас, әгәр иман китермәсәгез, галәмәт көтмәгез, бәлки Аллаһудан ґәзаб көтегез! Мин дә сезнең белән сезгә ґәзаб килгәнен көтүчеләрдәнмен.
Choose other languages:

Albanian

Amharic

Azerbaijani

Bengali

Bosnian

Bulgarian

Burmese

Chinese

Danish

Dutch

English

Farsi

Filipino

French

Fulah

German

Gujarati

Hausa

Hindi

Indonesian

Italian

Japanese

Jawa

Kazakh

Khmer

Korean

Kurdish

Kyrgyz

Malay

Malayalam

Norwegian

Pashto

Persian

Polish

Portuguese

Punjabi

Russian

Sindhi

Sinhalese

Somali

Spanish

Swahili

Swedish

Tajik

Tamil

Tatar

Telugu

Thai

Turkish

Urdu

Uyghur

Uzbek

Vietnamese

Yoruba
