Quran Apps in many lanuages:

Surah Ta-Ha Ayahs #71 Translated in Tatar

فَأَوْجَسَ فِي نَفْسِهِ خِيفَةً مُوسَىٰ
Муса шул вакытта күңелендә курку тойды.
قُلْنَا لَا تَخَفْ إِنَّكَ أَنْتَ الْأَعْلَىٰ
Әйттек: Ий Муса, курыкма, син алардан өстенсең, алар җиңелер.
وَأَلْقِ مَا فِي يَمِينِكَ تَلْقَفْ مَا صَنَعُوا ۖ إِنَّمَا صَنَعُوا كَيْدُ سَاحِرٍ ۖ وَلَا يُفْلِحُ السَّاحِرُ حَيْثُ أَتَىٰ
Таягыңны җиргә ташла, аларның сихер белән елан итеп күрсәткән җепләрен вә таякларын ашасын, аларның ясаган еланнары сихерченең хәйләседер, сихерче кайда барса да, котылмас. Соңра Муса таягын җиргә ташлады һәм Мусаның таягы сихерчеләрнең бөтен нәрсәләрен ашап бетерде.
فَأُلْقِيَ السَّحَرَةُ سُجَّدًا قَالُوا آمَنَّا بِرَبِّ هَارُونَ وَمُوسَىٰ
Мусаның таягы сихерчеләрнең бөтен нәрсәләрен ашап бетергәч, сихерчеләр, иман китерделәр, тәүбә итеп сәҗдәгә егылдылар һәм: Һарун белән Мусаның Раббысына иман китердек, – диделәр.
قَالَ آمَنْتُمْ لَهُ قَبْلَ أَنْ آذَنَ لَكُمْ ۖ إِنَّهُ لَكَبِيرُكُمُ الَّذِي عَلَّمَكُمُ السِّحْرَ ۖ فَلَأُقَطِّعَنَّ أَيْدِيَكُمْ وَأَرْجُلَكُمْ مِنْ خِلَافٍ وَلَأُصَلِّبَنَّكُمْ فِي جُذُوعِ النَّخْلِ وَلَتَعْلَمُنَّ أَيُّنَا أَشَدُّ عَذَابًا وَأَبْقَىٰ
Фиргаун сихерчеләргә әйтте: Минем рөхсәтемнән башка Һарун вә Мусаның Раббысына иман китердегезме? Муса сезнең олугъларыгыздыр ки, сезгә сихер белемен өйрәткән, әлбәттә, мин сезнең уң кулыгызны вә сул аякларыгызны кисәрмен вә сезне хөрмә ботакларына асармын, шул вакытта белерсез минме яки Муханың Раббысымы катырак ґәзаб итүче вә кайсыбызның ґәзабы даими булыр.

Choose other languages: