Quran Apps in many lanuages:

Surah Ta-Ha Ayahs #74 Translated in Tatar

فَأُلْقِيَ السَّحَرَةُ سُجَّدًا قَالُوا آمَنَّا بِرَبِّ هَارُونَ وَمُوسَىٰ
Мусаның таягы сихерчеләрнең бөтен нәрсәләрен ашап бетергәч, сихерчеләр, иман китерделәр, тәүбә итеп сәҗдәгә егылдылар һәм: Һарун белән Мусаның Раббысына иман китердек, – диделәр.
قَالَ آمَنْتُمْ لَهُ قَبْلَ أَنْ آذَنَ لَكُمْ ۖ إِنَّهُ لَكَبِيرُكُمُ الَّذِي عَلَّمَكُمُ السِّحْرَ ۖ فَلَأُقَطِّعَنَّ أَيْدِيَكُمْ وَأَرْجُلَكُمْ مِنْ خِلَافٍ وَلَأُصَلِّبَنَّكُمْ فِي جُذُوعِ النَّخْلِ وَلَتَعْلَمُنَّ أَيُّنَا أَشَدُّ عَذَابًا وَأَبْقَىٰ
Фиргаун сихерчеләргә әйтте: Минем рөхсәтемнән башка Һарун вә Мусаның Раббысына иман китердегезме? Муса сезнең олугъларыгыздыр ки, сезгә сихер белемен өйрәткән, әлбәттә, мин сезнең уң кулыгызны вә сул аякларыгызны кисәрмен вә сезне хөрмә ботакларына асармын, шул вакытта белерсез минме яки Муханың Раббысымы катырак ґәзаб итүче вә кайсыбызның ґәзабы даими булыр.
قَالُوا لَنْ نُؤْثِرَكَ عَلَىٰ مَا جَاءَنَا مِنَ الْبَيِّنَاتِ وَالَّذِي فَطَرَنَا ۖ فَاقْضِ مَا أَنْتَ قَاضٍ ۖ إِنَّمَا تَقْضِي هَٰذِهِ الْحَيَاةَ الدُّنْيَا
Иман китергән сихерчеләр әйттеләр: Ий Фиргаун! Мусаның пәйгамбәрлегенә көчле дәлил булган могҗизаны һәм дә безне яратучы Аллаһны сиңа алыштырмыйбыз, Аллаһуга да вә Аның могҗизасына дә нык ышандык. Син безгә хөкем ит, нәрсә хөкем итә торгансыңдыр, син тәкәбберләнеп бу дөньяда гына хөкем итә алырсың, әмма ахирәттә хөкем итә алмассың.
إِنَّا آمَنَّا بِرَبِّنَا لِيَغْفِرَ لَنَا خَطَايَانَا وَمَا أَكْرَهْتَنَا عَلَيْهِ مِنَ السِّحْرِ ۗ وَاللَّهُ خَيْرٌ وَأَبْقَىٰ
Тәхкыйк без Раббыбызга иман китердек, хаталарыбызны гафу итсен өчен дәхи Мусага каршы синең тарафтан көчләнеп кылган сихеребезне гафу итсен өчен, бит Аллаһ сәваб бирүдә хәерле вә ґәзаб кылуда даимрәкдер.
إِنَّهُ مَنْ يَأْتِ رَبَّهُ مُجْرِمًا فَإِنَّ لَهُ جَهَنَّمَ لَا يَمُوتُ فِيهَا وَلَا يَحْيَىٰ
Берәү кыямәт көнне Раббысы хозурына имансыз яки күп гөнаһ белән килсә, әлбәттә, аңа җәһәннәм булыр, ул анда үлмәс һәм файдалы тереклек тә булмас.

Choose other languages: