Quran Apps in many lanuages:

Surah Ta-Ha Ayahs #63 Translated in Tatar

قَالَ مَوْعِدُكُمْ يَوْمُ الزِّينَةِ وَأَنْ يُحْشَرَ النَّاسُ ضُحًى
Муса әйтте: Җыелачак көн сезнең бәйрәм көнегез булсын, Мысыр халкы ул урынга төшкә хәтле җыелсыннар.
فَتَوَلَّىٰ فِرْعَوْنُ فَجَمَعَ كَيْدَهُ ثُمَّ أَتَىٰ
Фиргаун кавеменә кайтты вә хәйләләрен кылды һәм сихерчеләрдән җыйды, соңра сихерчеләре белән вәгъдә ителгән урынга килде.
قَالَ لَهُمْ مُوسَىٰ وَيْلَكُمْ لَا تَفْتَرُوا عَلَى اللَّهِ كَذِبًا فَيُسْحِتَكُمْ بِعَذَابٍ ۖ وَقَدْ خَابَ مَنِ افْتَرَىٰ
Муса әйтте: Сезгә һәлакәтлек вә ґәзаб лязем, ялганны Аллаһуга ифтира кылмагыз, Аллаһ сезне үзенең ґәзабы илә һәлак итәр. Аллаһуга ялганны ифтира итүче, шиксез, һәлак булды.
فَتَنَازَعُوا أَمْرَهُمْ بَيْنَهُمْ وَأَسَرُّوا النَّجْوَىٰ
Фиргаунның сихерчеләре Мусаның сүзләрен ишеткәч, үзара ихтилаф кылыштылар, кайберләре бу сихерче сүзе түгел диделәр, әгәр Муса җиңсә, аңа иман китерербез дигән сүзләрен Фиргавеннән яшерделәр.
قَالُوا إِنْ هَٰذَانِ لَسَاحِرَانِ يُرِيدَانِ أَنْ يُخْرِجَاكُمْ مِنْ أَرْضِكُمْ بِسِحْرِهِمَا وَيَذْهَبَا بِطَرِيقَتِكُمُ الْمُثْلَىٰ
Фиргаунга ияргәннәре әйттеләр: Ошбу ике ир сихерчеләрәдер: алар сихерләре белән сезне җирегездән чыгарырга һәм сезнең хак динегезне артка калдырып үзләренең динен өскә чыгаруны телиләр.

Choose other languages: