Quran Apps in many lanuages:

Surah Ta-Ha Ayahs #119 Translated in Tatar

وَلَقَدْ عَهِدْنَا إِلَىٰ آدَمَ مِنْ قَبْلُ فَنَسِيَ وَلَمْ نَجِدْ لَهُ عَزْمًا
Минем гаһедемне беренче буларак Адәм г-м бозды, бу агачтан ашама, дип, аңа әмер итмеш идек, ләкин ул Безнең әмерне онытты, Без тыйган эштән тыелырга аңарга сабырлык куәтен тапмадык.
وَإِذْ قُلْنَا لِلْمَلَائِكَةِ اسْجُدُوا لِآدَمَ فَسَجَدُوا إِلَّا إِبْلِيسَ أَبَىٰ
Фәрештәләргә, хөрмәт йөзеннән Адәмгә сәҗдә кылыгыз дип әйткән вакытыбызда фәрештәләр һәммәсе сәҗдәгә киттеләр, мәгәр Иблис сәҗдә кылмады, Аллаһ әмереннән баш тартты.
فَقُلْنَا يَا آدَمُ إِنَّ هَٰذَا عَدُوٌّ لَكَ وَلِزَوْجِكَ فَلَا يُخْرِجَنَّكُمَا مِنَ الْجَنَّةِ فَتَشْقَىٰ
Әйттек: Ий Адәм, ошбу Иблис, әлбәттә, сиңа вә хатыныңа дошман, саклан, сезне җәннәттән чыгармасын, әгәр җәннәттән чыксаң, күп авырлык чигәрсең.
إِنَّ لَكَ أَلَّا تَجُوعَ فِيهَا وَلَا تَعْرَىٰ
Дөреслектә сиңа җәннәттә ачлык вә ялангачлык юкдыр.
وَأَنَّكَ لَا تَظْمَأُ فِيهَا وَلَا تَضْحَىٰ
Дәхи син анда сусыз булмассың һәм кояш кызуына пешмәссең.

Choose other languages: