Quran Apps in many lanuages:

Surah Saba Ayahs #38 Translated in Tatar

وَمَا أَرْسَلْنَا فِي قَرْيَةٍ مِنْ نَذِيرٍ إِلَّا قَالَ مُتْرَفُوهَا إِنَّا بِمَا أُرْسِلْتُمْ بِهِ كَافِرُونَ
Әгәр бер шәһәр халкына ґәзаб белән куркытучы пәйгамбәр җибәрсәк, ул шәһәрнең нигъмәт эчендә булган хуҗалары, без сез китергән дингә ышанмыйбыз, дип җавап бирделәр.
وَقَالُوا نَحْنُ أَكْثَرُ أَمْوَالًا وَأَوْلَادًا وَمَا نَحْنُ بِمُعَذَّبِينَ
Янә ул кәферләр әйттеләр: Безнең балаларыбыз һәм малларыбыз күбрәктер, кыямәт көнендә без ґәзаб ителмәбез, – дип.
قُلْ إِنَّ رَبِّي يَبْسُطُ الرِّزْقَ لِمَنْ يَشَاءُ وَيَقْدِرُ وَلَٰكِنَّ أَكْثَرَ النَّاسِ لَا يَعْلَمُونَ
Син әйт: Минем Раббым теләгән кешесенә киң ризык бирер, вә теләгән кешесенә тар ризык бирер, бит ахирәт эшләре дөнья малына карап йөрми, – ләкин күбрәк кешеләр аны белмиләр.
وَمَا أَمْوَالُكُمْ وَلَا أَوْلَادُكُمْ بِالَّتِي تُقَرِّبُكُمْ عِنْدَنَا زُلْفَىٰ إِلَّا مَنْ آمَنَ وَعَمِلَ صَالِحًا فَأُولَٰئِكَ لَهُمْ جَزَاءُ الضِّعْفِ بِمَا عَمِلُوا وَهُمْ فِي الْغُرُفَاتِ آمِنُونَ
Ий кәферләр, сезнең балаларыгыз да һәм малларыгыз да сезне Безгә якын итмәс, мәгәр иман китереп изге гамәлләр кыллан кешенең дини балалары һәм Аллаһ юлына биргән маллары Безгә якын кылыр, аларга кылган изге гамәлләренең әҗере ике өлеш бирелер, вә алар җәннәт бүлмәләрендә имин вә тыныч булырлар.
وَالَّذِينَ يَسْعَوْنَ فِي آيَاتِنَا مُعَاجِزِينَ أُولَٰئِكَ فِي الْعَذَابِ مُحْضَرُونَ
Безне гаҗиз көчсез итәбез, дип, аятьләребезне ялганга чыгарырга тырышучы кешеләр, ахирәттә ґәзабта бер урынга – җыелачаклар.

Choose other languages: