Quran Apps in many lanuages:

Surah Saba Ayahs #40 Translated in Tatar

قُلْ إِنَّ رَبِّي يَبْسُطُ الرِّزْقَ لِمَنْ يَشَاءُ وَيَقْدِرُ وَلَٰكِنَّ أَكْثَرَ النَّاسِ لَا يَعْلَمُونَ
Син әйт: Минем Раббым теләгән кешесенә киң ризык бирер, вә теләгән кешесенә тар ризык бирер, бит ахирәт эшләре дөнья малына карап йөрми, – ләкин күбрәк кешеләр аны белмиләр.
وَمَا أَمْوَالُكُمْ وَلَا أَوْلَادُكُمْ بِالَّتِي تُقَرِّبُكُمْ عِنْدَنَا زُلْفَىٰ إِلَّا مَنْ آمَنَ وَعَمِلَ صَالِحًا فَأُولَٰئِكَ لَهُمْ جَزَاءُ الضِّعْفِ بِمَا عَمِلُوا وَهُمْ فِي الْغُرُفَاتِ آمِنُونَ
Ий кәферләр, сезнең балаларыгыз да һәм малларыгыз да сезне Безгә якын итмәс, мәгәр иман китереп изге гамәлләр кыллан кешенең дини балалары һәм Аллаһ юлына биргән маллары Безгә якын кылыр, аларга кылган изге гамәлләренең әҗере ике өлеш бирелер, вә алар җәннәт бүлмәләрендә имин вә тыныч булырлар.
وَالَّذِينَ يَسْعَوْنَ فِي آيَاتِنَا مُعَاجِزِينَ أُولَٰئِكَ فِي الْعَذَابِ مُحْضَرُونَ
Безне гаҗиз көчсез итәбез, дип, аятьләребезне ялганга чыгарырга тырышучы кешеләр, ахирәттә ґәзабта бер урынга – җыелачаклар.
قُلْ إِنَّ رَبِّي يَبْسُطُ الرِّزْقَ لِمَنْ يَشَاءُ مِنْ عِبَادِهِ وَيَقْدِرُ لَهُ ۚ وَمَا أَنْفَقْتُمْ مِنْ شَيْءٍ فَهُوَ يُخْلِفُهُ ۖ وَهُوَ خَيْرُ الرَّازِقِينَ
Әйт: Минем Раббым теләгән бәндәсенә киң ризык бирер, теләсә шул ук кешегә ризыкны тар кылыр. Тиешле урыннарга Аллаһ ризасы өчен яхшы нәрсәләрдән сәдака бирсәгез, Аллаһ аның урынына йә дөньяда, йә ахирәттә, әлбәттә, бирер, Ул – Аллаһ ризык бирүчеләрнең хәерлеседер.
وَيَوْمَ يَحْشُرُهُمْ جَمِيعًا ثُمَّ يَقُولُ لِلْمَلَائِكَةِ أَهَٰؤُلَاءِ إِيَّاكُمْ كَانُوا يَعْبُدُونَ
Без ул мөэминнәрне барчасын кубарырбыз, соңра фәрештәләргә әйтербез: Ий фәрештәләрем, ошбу мөшрикләр сезгә гыйбадәт итәләр идеме?

Choose other languages: