Quran Apps in many lanuages:

Surah Saba Ayahs #37 Translated in Tatar

وَقَالَ الَّذِينَ اسْتُضْعِفُوا لِلَّذِينَ اسْتَكْبَرُوا بَلْ مَكْرُ اللَّيْلِ وَالنَّهَارِ إِذْ تَأْمُرُونَنَا أَنْ نَكْفُرَ بِاللَّهِ وَنَجْعَلَ لَهُ أَنْدَادًا ۚ وَأَسَرُّوا النَّدَامَةَ لَمَّا رَأَوُا الْعَذَابَ وَجَعَلْنَا الْأَغْلَالَ فِي أَعْنَاقِ الَّذِينَ كَفَرُوا ۚ هَلْ يُجْزَوْنَ إِلَّا مَا كَانُوا يَعْمَلُونَ
Янә иярүчеләре ияртүче тәкәбберләнүче олугъларына әйтерләр: Бәлки сезнең кич вә көндез Аллаһуга, Ислам диненә каршы сөйләвегез һәм хакка каршы төрле мәкерләрегез, безне Аллаһуга иман китереп Коръән белән гамәл кылудан тыйды, һәм Аллаһуга иман китермәскә безгә әмер итә идегез, дәхи сынымларны Аллаһуга тиң итәргә боера идегез, – дип. Ияртүче олугълары да, иярүчеләре дә ґәзабны күргәч, үкенүләрен бер-берсеннән яшерерләр. Коръән белән гамәл, кылмыйча кәфер булган кешеләрнең муеннарына кыямәт көнендә уттан булган богаулар тагарбыз, алар тиешсезгә җәза кычынмасыннар, мәгәр кылган явызлыклары өчен җәза кылынырлар.
وَمَا أَرْسَلْنَا فِي قَرْيَةٍ مِنْ نَذِيرٍ إِلَّا قَالَ مُتْرَفُوهَا إِنَّا بِمَا أُرْسِلْتُمْ بِهِ كَافِرُونَ
Әгәр бер шәһәр халкына ґәзаб белән куркытучы пәйгамбәр җибәрсәк, ул шәһәрнең нигъмәт эчендә булган хуҗалары, без сез китергән дингә ышанмыйбыз, дип җавап бирделәр.
وَقَالُوا نَحْنُ أَكْثَرُ أَمْوَالًا وَأَوْلَادًا وَمَا نَحْنُ بِمُعَذَّبِينَ
Янә ул кәферләр әйттеләр: Безнең балаларыбыз һәм малларыбыз күбрәктер, кыямәт көнендә без ґәзаб ителмәбез, – дип.
قُلْ إِنَّ رَبِّي يَبْسُطُ الرِّزْقَ لِمَنْ يَشَاءُ وَيَقْدِرُ وَلَٰكِنَّ أَكْثَرَ النَّاسِ لَا يَعْلَمُونَ
Син әйт: Минем Раббым теләгән кешесенә киң ризык бирер, вә теләгән кешесенә тар ризык бирер, бит ахирәт эшләре дөнья малына карап йөрми, – ләкин күбрәк кешеләр аны белмиләр.
وَمَا أَمْوَالُكُمْ وَلَا أَوْلَادُكُمْ بِالَّتِي تُقَرِّبُكُمْ عِنْدَنَا زُلْفَىٰ إِلَّا مَنْ آمَنَ وَعَمِلَ صَالِحًا فَأُولَٰئِكَ لَهُمْ جَزَاءُ الضِّعْفِ بِمَا عَمِلُوا وَهُمْ فِي الْغُرُفَاتِ آمِنُونَ
Ий кәферләр, сезнең балаларыгыз да һәм малларыгыз да сезне Безгә якын итмәс, мәгәр иман китереп изге гамәлләр кыллан кешенең дини балалары һәм Аллаһ юлына биргән маллары Безгә якын кылыр, аларга кылган изге гамәлләренең әҗере ике өлеш бирелер, вә алар җәннәт бүлмәләрендә имин вә тыныч булырлар.

Choose other languages: