Surah Saba Ayahs #23 Translated in Tatar
فَقَالُوا رَبَّنَا بَاعِدْ بَيْنَ أَسْفَارِنَا وَظَلَمُوا أَنْفُسَهُمْ فَجَعَلْنَاهُمْ أَحَادِيثَ وَمَزَّقْنَاهُمْ كُلَّ مُمَزَّقٍ ۚ إِنَّ فِي ذَٰلِكَ لَآيَاتٍ لِكُلِّ صَبَّارٍ شَكُورٍ
Сәба сәүдәгәрләре әйттеләр: Ий Раббыбыз, безгә сәфәребездә авыл араларын ерак кыл, – дип. Ягъни алар сәфәрләрендә бернинди кыенлык күрмәгәннәр, шул сәбәпле байлыкларына вә көчләренә таянып Аллаһуга шундый сүзләрне әйттеләр, алар Аллаһуга итагать итмичә һәм Аның биргән нигъмәтләренә көферлек кылып, үзләренә золым иттеләр, Без аларны үзләреннән соң дөньяга киләсе кешеләр өчен гаҗәбләнеп сөйли торган сүз кылдык, аннары Без аны рәхмәтебездән вә әлеге авыллардан гаять тә ерак итеп аердык. Ошбу әйтелгән нәрсәләрдә Аллаһ юлында сабырлы, чыдамлы булып, Аллаһуның нигъмәтләренә шөкер итүчеләр өчен гыйбрәтләр вә дөресләр бардыр.
وَلَقَدْ صَدَّقَ عَلَيْهِمْ إِبْلِيسُ ظَنَّهُ فَاتَّبَعُوهُ إِلَّا فَرِيقًا مِنَ الْمُؤْمِنِينَ
Иблис аларны үземә ияртермен дигән занын, теләген дөресләде, алар Иблискә иярделәр, мәгәр мөэминнәрдән бер җәмәгать кенә Иблискә иярмәде.
وَمَا كَانَ لَهُ عَلَيْهِمْ مِنْ سُلْطَانٍ إِلَّا لِنَعْلَمَ مَنْ يُؤْمِنُ بِالْآخِرَةِ مِمَّنْ هُوَ مِنْهَا فِي شَكٍّ ۗ وَرَبُّكَ عَلَىٰ كُلِّ شَيْءٍ حَفِيظٌ
Чын иманлы мөэминнәргә Иблис ирекле булмады, ягъни аларны вәсвәсәсе белән аздырырга көче җитмәде, мәгәр Иблис ирекле ителде шикләнеп кенә ышанган кешеләргә, ахирәт көненә нык ышанган мөэминне ахирәтнең булачагында шикләнгән кешедән аермаклыгыбыз өчен. Шиксез, синең Раббың һәрнәрсәне күзегеп саклаучыдыр.
قُلِ ادْعُوا الَّذِينَ زَعَمْتُمْ مِنْ دُونِ اللَّهِ ۖ لَا يَمْلِكُونَ مِثْقَالَ ذَرَّةٍ فِي السَّمَاوَاتِ وَلَا فِي الْأَرْضِ وَمَا لَهُمْ فِيهِمَا مِنْ شِرْكٍ وَمَا لَهُ مِنْهُمْ مِنْ ظَهِيرٍ
Ий Мухәммәд г-м, мөшрикләргә әйт: Аллаһудан башка Илаһә тоткан сынымларыгызны чакырыгыз ярдәмгә, ул сынымларыгыз җирдә һәм күкләрдә тузан хәтле нәрсәгә дә хуҗа була алмаслар, вә ул сынымларның җирдә һәм күкләрдә Аллаһ белән тиң булырдый һич Илаһәләре юктыр: вә сезнең Илаһәләрегездән Аллаһуга ярдәм итүчесе һич юктыр.
وَلَا تَنْفَعُ الشَّفَاعَةُ عِنْدَهُ إِلَّا لِمَنْ أَذِنَ لَهُ ۚ حَتَّىٰ إِذَا فُزِّعَ عَنْ قُلُوبِهِمْ قَالُوا مَاذَا قَالَ رَبُّكُمْ ۖ قَالُوا الْحَقَّ ۖ وَهُوَ الْعَلِيُّ الْكَبِيرُ
Аллаһ хозурында һичкемнең шәфәгате файда бирмәс, мәгәр шәфәгать итәргә Аллаһу тәгалә рөхсәт биргән кешенең шәфәгате генә файда бирер. Хәтта мәхшәр көнендә шәфәгать ителенәчәк кешеләрнең күңелләреннән курку җибәрелгәч, сөенешеп әйтерләр: Раббыгыз нәрсә әйтте? Бер-берсенә Раббыбыз хакны әйтте, – диярләр. Ул – Аллаһ бик олугъдыр Аның алдында һичкем рөхсәтсез шәфәгать итә алмас, вә Ул һәр кимчелектән бөектер.
Choose other languages:

Albanian

Amharic

Azerbaijani

Bengali

Bosnian

Bulgarian

Burmese

Chinese

Danish

Dutch

English

Farsi

Filipino

French

Fulah

German

Gujarati

Hausa

Hindi

Indonesian

Italian

Japanese

Jawa

Kazakh

Khmer

Korean

Kurdish

Kyrgyz

Malay

Malayalam

Norwegian

Pashto

Persian

Polish

Portuguese

Punjabi

Russian

Sindhi

Sinhalese

Somali

Spanish

Swahili

Swedish

Tajik

Tamil

Tatar

Telugu

Thai

Turkish

Urdu

Uyghur

Uzbek

Vietnamese

Yoruba
