Quran Apps in many lanuages:

Surah Fussilat Ayahs #8 Translated in Tatar

بَشِيرًا وَنَذِيرًا فَأَعْرَضَ أَكْثَرُهُمْ فَهُمْ لَا يَسْمَعُونَ
Ул Коръән аның белән гамәл кылучыларны шатландырыр, вә аның белән гамәл кылмаучыларга җәһәннәм ґәзабы хәзерләнде, дип хәбәр бирер. Бәлки кешеләрнең күбрәге Коръәннән баш тартты, алар Коръәннең хак сүзләрен ишетмәсләр. Баш тарткач ничек ишетсен?
وَقَالُوا قُلُوبُنَا فِي أَكِنَّةٍ مِمَّا تَدْعُونَا إِلَيْهِ وَفِي آذَانِنَا وَقْرٌ وَمِنْ بَيْنِنَا وَبَيْنِكَ حِجَابٌ فَاعْمَلْ إِنَّنَا عَامِلُونَ
Коръәнгә ышанмаучылар әйттеләр: Ий Мухәммәд г-м, син безне Коръәнгә чакырасың, безнең күңелебездә пәрдә бар ки – аны аңламас, вә колакларыбызда саңгыраулык бар аны ишетмәс, вә синең белән безнең арабызда пәрдә бардыр, син үз динең белән гамәл кыл, вә без дә үз динебез белән гамәл кылабыз, – дип.
قُلْ إِنَّمَا أَنَا بَشَرٌ مِثْلُكُمْ يُوحَىٰ إِلَيَّ أَنَّمَا إِلَٰهُكُمْ إِلَٰهٌ وَاحِدٌ فَاسْتَقِيمُوا إِلَيْهِ وَاسْتَغْفِرُوهُ ۗ وَوَيْلٌ لِلْمُشْرِكِينَ
Син аларга әйт: Мин дә сезнең кеби үк бер адәм баласымын, ләкин миңа Аллаһудан вәхий киләдер, сезнең Илаһәгезнең ялгыз бер генә Аллаһ икәнлеге белән, Аңа чын иман китереп туры итагать итүче булыгыз, һәм тәүбә итеп Аңардан гафу сорагыз! Мөшрикләргә һәлак булудыр.
الَّذِينَ لَا يُؤْتُونَ الزَّكَاةَ وَهُمْ بِالْآخِرَةِ هُمْ كَافِرُونَ
Ул мөшрикләр зәкят бирмәсләр вә алар ахирәт көненә ышанмаслар.
إِنَّ الَّذِينَ آمَنُوا وَعَمِلُوا الصَّالِحَاتِ لَهُمْ أَجْرٌ غَيْرُ مَمْنُونٍ
Иман китереп изге гамәлләр кылучы хак мөэминнәргә һич бетми вә кимеми торган җәннәт нигъмәтләре бардыр.

Choose other languages: