Quran Apps in many lanuages:

Surah Fussilat Ayahs #33 Translated in Tatar

وَقَالَ الَّذِينَ كَفَرُوا رَبَّنَا أَرِنَا اللَّذَيْنِ أَضَلَّانَا مِنَ الْجِنِّ وَالْإِنْسِ نَجْعَلْهُمَا تَحْتَ أَقْدَامِنَا لِيَكُونَا مِنَ الْأَسْفَلِينَ
Уттагы кәферләр әйтерләр: Ий Раббыбыз, безне хак диннән адаштыручы җеннәрне вә кешеләрне безгә күрсәтче, без аларны утта аяк астыбызга салып таптар идек, хәтта бездән дә катырак ґәзабта булсыннар өчен, – дип. Күрәсез, дөньяда азгынлыкта дус булган кешеләр, ахирәттә дус була алмаслар икән ләбаса.
إِنَّ الَّذِينَ قَالُوا رَبُّنَا اللَّهُ ثُمَّ اسْتَقَامُوا تَتَنَزَّلُ عَلَيْهِمُ الْمَلَائِكَةُ أَلَّا تَخَافُوا وَلَا تَحْزَنُوا وَأَبْشِرُوا بِالْجَنَّةِ الَّتِي كُنْتُمْ تُوعَدُونَ
Дөреслектә иман китергән кешеләр безнең тәрбиячебез Аллаһ, диярләр, соңра иманда, диндә һәм тормышта туры гадел булдылар, үлгән вакытларында аларга рәхмәт фәрештәләре иңәрләр, сез хак мөэминнәрсез, үлемнән вә ахирәттән курыкмагыз, һәм дөньяда калган якыннарыгыз өчен дә көенмәгез, бәлки үзегезгә вәгъдә ителгән җәннәт белән шатланыгыз, диярләр.
نَحْنُ أَوْلِيَاؤُكُمْ فِي الْحَيَاةِ الدُّنْيَا وَفِي الْآخِرَةِ ۖ وَلَكُمْ فِيهَا مَا تَشْتَهِي أَنْفُسُكُمْ وَلَكُمْ فِيهَا مَا تَدَّعُونَ
Без сезнең белән дөньяда һәм ахирәттә дусларбыз, сезне адашып һәлак булуыгыздан сакларбыз, үзегезгә хәзерләнгән җәннәттә күңелләрегез ни теләсә шул булгучыдыр, дәхи анда сез ни сорасагыз шул бирелер.
نُزُلًا مِنْ غَفُورٍ رَحِيمٍ
Ярлыкап рәхмәт итүче Аллаһудан хәзерләнмеш төрле яхшы ризыклар булганы хәлдә.
وَمَنْ أَحْسَنُ قَوْلًا مِمَّنْ دَعَا إِلَى اللَّهِ وَعَمِلَ صَالِحًا وَقَالَ إِنَّنِي مِنَ الْمُسْلِمِينَ
Ислам динендә, Коръән юлында файдалы эшләрне, изге гамәлләрне кылганы хәлдә Аллаһуга иман китерергә һәм ислам динен кабул итәргә кешеләрне чакыручы мөселманның сүзеннән дә күркәмрәк файдалырак сүз булырмы, һәм ул һәркайда әйтәдер: мин мөселман, бу эшләрне эшләргә мин бурычлымын, дип. Ягъни бу эш һәр мөселманның бурычыдыр.

Choose other languages: