Surah Fussilat Ayahs #19 Translated in Tatar
فَأَمَّا عَادٌ فَاسْتَكْبَرُوا فِي الْأَرْضِ بِغَيْرِ الْحَقِّ وَقَالُوا مَنْ أَشَدُّ مِنَّا قُوَّةً ۖ أَوَلَمْ يَرَوْا أَنَّ اللَّهَ الَّذِي خَلَقَهُمْ هُوَ أَشَدُّ مِنْهُمْ قُوَّةً ۖ وَكَانُوا بِآيَاتِنَا يَجْحَدُونَ
Әмма Гад кавеме һич хаксыз җир өстендә тәкәбберлек кылдылар, пәйгамбәрләргә каршы гаять олугъланып әйттеләр: Бездән куәтлерәк кем бар, һичкем юк, ґәзаб килсә, куәтебез белән котылырбыз, – дип. Әйә алар күрмиләрме, дөреслектә аларны халык кылган Аллаһ алардан үлчәүсез дәрәҗәдә куәтледер. Ләкин алар Безнең аятьләребезне инкяр итүдән башканы белмиләр.
فَأَرْسَلْنَا عَلَيْهِمْ رِيحًا صَرْصَرًا فِي أَيَّامٍ نَحِسَاتٍ لِنُذِيقَهُمْ عَذَابَ الْخِزْيِ فِي الْحَيَاةِ الدُّنْيَا ۖ وَلَعَذَابُ الْآخِرَةِ أَخْزَىٰ ۖ وَهُمْ لَا يُنْصَرُونَ
Без аларга бәхетсез көннәрдә яңгырсыз көчле җил җибәрдек, дөнья тереклегенең хур итүче ґәзабын татытмаклыгыбыз өчен, мактанучылар куәтләре белән җилгә каршы тора алмадылар, һәлак булдылар, әмма ахирәт ґәзабы хәсрәтлерәк вә катырактыр, анда аларга ярдәм бирелмәс.
وَأَمَّا ثَمُودُ فَهَدَيْنَاهُمْ فَاسْتَحَبُّوا الْعَمَىٰ عَلَى الْهُدَىٰ فَأَخَذَتْهُمْ صَاعِقَةُ الْعَذَابِ الْهُونِ بِمَا كَانُوا يَكْسِبُونَ
Әмма Сәмуд кавеменә һидәятне ачык бәян иттек, алар исә иманлы булудан кәфер булуны артык күрделәр, аларны кәсеб иткән явызлыклары сәбәпле хур итүче каты ґәзаб тотты.
وَنَجَّيْنَا الَّذِينَ آمَنُوا وَكَانُوا يَتَّقُونَ
Вә ул ґәзабтан иман китереп гөнаһлардан сакланучы хак мөэминнәрне коткардык.
وَيَوْمَ يُحْشَرُ أَعْدَاءُ اللَّهِ إِلَى النَّارِ فَهُمْ يُوزَعُونَ
Аллаһ дошманнары җәһәннәмгә кертелсәләр, әүвәл кергәннәре туктап соңыннан кергәннәрне көтәрләр, бер-берсен күрсеннәр өчен.
Choose other languages:

Albanian

Amharic

Azerbaijani

Bengali

Bosnian

Bulgarian

Burmese

Chinese

Danish

Dutch

English

Farsi

Filipino

French

Fulah

German

Gujarati

Hausa

Hindi

Indonesian

Italian

Japanese

Jawa

Kazakh

Khmer

Korean

Kurdish

Kyrgyz

Malay

Malayalam

Norwegian

Pashto

Persian

Polish

Portuguese

Punjabi

Russian

Sindhi

Sinhalese

Somali

Spanish

Swahili

Swedish

Tajik

Tamil

Tatar

Telugu

Thai

Turkish

Urdu

Uyghur

Uzbek

Vietnamese

Yoruba
