Quran Apps in many lanuages:

Surah Fussilat Ayahs #13 Translated in Tatar

قُلْ أَئِنَّكُمْ لَتَكْفُرُونَ بِالَّذِي خَلَقَ الْأَرْضَ فِي يَوْمَيْنِ وَتَجْعَلُونَ لَهُ أَنْدَادًا ۚ ذَٰلِكَ رَبُّ الْعَالَمِينَ
Син аларга әйт: Әйә сез ике көндә җирне төзеп тәмам иткән Аллаһуга иман китермисезме, вә Аңа шәркләр-тиндәшләр кыласызмы? Ике көндә җирне яратучы Ул – Аллаһ барча галәмне тәрбия итүчедер, Аның тиңдәше юк.
وَجَعَلَ فِيهَا رَوَاسِيَ مِنْ فَوْقِهَا وَبَارَكَ فِيهَا وَقَدَّرَ فِيهَا أَقْوَاتَهَا فِي أَرْبَعَةِ أَيَّامٍ سَوَاءً لِلسَّائِلِينَ
Вә ул җир өстендә зур-зур таулар кылды вә ул җирнең файдаларын күп кылды, вә кешеләр һәм хайваннар өчен ризыклар халык кылды, җирне вә җирдәге байлыкны сораучылар өчен төгәл дүрт көндә халык кылды.
ثُمَّ اسْتَوَىٰ إِلَى السَّمَاءِ وَهِيَ دُخَانٌ فَقَالَ لَهَا وَلِلْأَرْضِ ائْتِيَا طَوْعًا أَوْ كَرْهًا قَالَتَا أَتَيْنَا طَائِعِينَ
Соңра күкне халык кылырга теләде ул вакытта күк төтен иде, күккә вә җиргә теләп яки теләмичә: Миңа итагать итегез, ягъни Мин әйткәнчә булыгыз! Алар әйттеләр: Йә Рабби, теләп үз ихтыярыбыз илә баш иябез, – диделәр.
فَقَضَاهُنَّ سَبْعَ سَمَاوَاتٍ فِي يَوْمَيْنِ وَأَوْحَىٰ فِي كُلِّ سَمَاءٍ أَمْرَهَا ۚ وَزَيَّنَّا السَّمَاءَ الدُّنْيَا بِمَصَابِيحَ وَحِفْظًا ۚ ذَٰلِكَ تَقْدِيرُ الْعَزِيزِ الْعَلِيمِ
Күкләрне җиде кат итеп ике көндә төзеп тәмам кылды, вә һәр күк халкына үзенең әмерен вәхий белән аңлаттык, вә дөнья күген якты йолдызлар белән зиннәтләдек, вә шайтаннарның фәрештәләр сүзләрен тыңлап урлауларыннан атылгучы йолдызлар белән сакладык, бу әйтелгәннәр һәр эштә җиңүче вә һәрнәрсәне белүче Аллаһу тәгалә эшедер.
فَإِنْ أَعْرَضُوا فَقُلْ أَنْذَرْتُكُمْ صَاعِقَةً مِثْلَ صَاعِقَةِ عَادٍ وَثَمُودَ
Әгәр Коръәнгә иман китерүдән баш тартсалар, син аларга әйт: Мин сезне куркытамын, ягъни әгаһландырамын Гая вә Сәмуд кавемен һәлак иткән яшен кеби каты яшен ґәзабы белән.

Choose other languages: