Quran Apps in many lanuages:

Surah Az-Zamar Ayahs #11 Translated in Tatar

إِنْ تَكْفُرُوا فَإِنَّ اللَّهَ غَنِيٌّ عَنْكُمْ ۖ وَلَا يَرْضَىٰ لِعِبَادِهِ الْكُفْرَ ۖ وَإِنْ تَشْكُرُوا يَرْضَهُ لَكُمْ ۗ وَلَا تَزِرُ وَازِرَةٌ وِزْرَ أُخْرَىٰ ۗ ثُمَّ إِلَىٰ رَبِّكُمْ مَرْجِعُكُمْ فَيُنَبِّئُكُمْ بِمَا كُنْتُمْ تَعْمَلُونَ ۚ إِنَّهُ عَلِيمٌ بِذَاتِ الصُّدُورِ
Әгәр Аллаһуга иман китерүне вә Аңа гыйбадәт кылуны инкяр итсәгез, бит Аллаһ байдыр, сезнең иманыгызга һәм гыйбадәтегезгә мохтаҗ түгелдер, ләкин бәндәләренең кәфер, мөшрик һәм монафикъ булуларына риза булмас, әгәр Аңа гыйбадәт кылып шөкер итсәгез, ул эшегездән риза булыр. Ахирәттә һичкем башка кешенең гөнаһы өчен ґәзаб кылынмас, соңра кайтуларыгыз Раббыгыз хозурынадыр, шул вакытта кылган эшләрегез белән үзегезгә хәбәр бирер, шиксез Ул – Аллаһ күкрәкләр эчендәге нәрсәләрне белүчедер.
وَإِذَا مَسَّ الْإِنْسَانَ ضُرٌّ دَعَا رَبَّهُ مُنِيبًا إِلَيْهِ ثُمَّ إِذَا خَوَّلَهُ نِعْمَةً مِنْهُ نَسِيَ مَا كَانَ يَدْعُو إِلَيْهِ مِنْ قَبْلُ وَجَعَلَ لِلَّهِ أَنْدَادًا لِيُضِلَّ عَنْ سَبِيلِهِ ۚ قُلْ تَمَتَّعْ بِكُفْرِكَ قَلِيلًا ۖ إِنَّكَ مِنْ أَصْحَابِ النَّارِ
Әгәр Аллаһсыз кешегә бәла-каза ирешсә, батыл эшләрдән бизеп Аллаһуга кайтканы хәлдә Раббысына ялварыр, соңра Аллаһ ул бәла-казаларны алып алар урынына нигъмәтләр бирсә, Аллаһуга ялварганын онытып, янә азгынлыкка китәдер, кешеләрне Аллаһ юлыннан адаштырыр өчен Аллаһның шәрике-тиңдәше бар, дип, вәсвәсә кыладыр. Син андый кешегә әйт: Ислам диненә көферлек кылганың өчен дөньяда аз гына файдалан, әлбәттә, син ут әһеленнәнсең.
أَمَّنْ هُوَ قَانِتٌ آنَاءَ اللَّيْلِ سَاجِدًا وَقَائِمًا يَحْذَرُ الْآخِرَةَ وَيَرْجُو رَحْمَةَ رَبِّهِ ۗ قُلْ هَلْ يَسْتَوِي الَّذِينَ يَعْلَمُونَ وَالَّذِينَ لَا يَعْلَمُونَ ۗ إِنَّمَا يَتَذَكَّرُ أُولُو الْأَلْبَابِ
Әмма кичләрдә озын вакыт кыямдә торып, сәҗдә кылып Аллаһуга гына коллык кылган мөэмин, ул ахирәт ґәзабыннан куркып Раббысының рәхмәтен өмет итәдер. Шул мөэмин кәфер яки мөшрик монафикъ белән бертигез булырмы? Әлбәттә, һич бертигез булмас! Кешеләргә әйт: Батылны белеп батылдан ерак булган, хакны белеп хак тарафында сабит булган хак мөэминнәр, батылны да, хакны да белмичә адашып йөргән сукырлар белән бертигез булырлармы? Хакны батылдан аеру хакында саф гакыллы кешеләр генә вәгазьләнерләр һәм батылдан бизеп хакны кабул итәрләр.
قُلْ يَا عِبَادِ الَّذِينَ آمَنُوا اتَّقُوا رَبَّكُمْ ۚ لِلَّذِينَ أَحْسَنُوا فِي هَٰذِهِ الدُّنْيَا حَسَنَةٌ ۗ وَأَرْضُ اللَّهِ وَاسِعَةٌ ۗ إِنَّمَا يُوَفَّى الصَّابِرُونَ أَجْرَهُمْ بِغَيْرِ حِسَابٍ
Ий Мухәммәд г-м, әйт: Ий иман китергән Аллаһуның бәндәләре, Раббыгызның ґәзабыннан сакланыгыз! Дөньяда вакытта Аллаһуга итагать итеп изге гамәлләр кылган хак мөэминнәргә, ахирәттә җәннәт нигъмәтләре бардыр. Аллаһу тәгаләнең җире киндер, торган җаегызда дингә тарлык булса, иркен җайларның теләгән җаена күчегез! Җиһад вә һиҗрәт мәшәкатьләренә сабыр итүчеләргә хисапсыз әҗерләр бирелер.
قُلْ إِنِّي أُمِرْتُ أَنْ أَعْبُدَ اللَّهَ مُخْلِصًا لَهُ الدِّينَ
Әйт: Мин динне Аллаһ ризалыгы өчен генә тотып, Аңа гына ихлас гыйбадәт кылырга боерылдым.

Choose other languages: