Surah At-Tawba Ayahs #87 Translated in Tatar
فَإِنْ رَجَعَكَ اللَّهُ إِلَىٰ طَائِفَةٍ مِنْهُمْ فَاسْتَأْذَنُوكَ لِلْخُرُوجِ فَقُلْ لَنْ تَخْرُجُوا مَعِيَ أَبَدًا وَلَنْ تُقَاتِلُوا مَعِيَ عَدُوًّا ۖ إِنَّكُمْ رَضِيتُمْ بِالْقُعُودِ أَوَّلَ مَرَّةٍ فَاقْعُدُوا مَعَ الْخَالِفِينَ
Әгәр сине Аллаһ сугыштан сәламәт монафикълар янына кайтарса, икенче сугышка чыгарга синнән рөхсәт сорасалар, аларга әйт: Минем белән сугышка мәңге чыкмассыз, вә минем белән бергә һичбер вакытта дошман белән сугышмассыз, әүвәл мәртәбәдә өйдә калырга риза булган идегез, хәзер дә өйдә калучылар белән бергә утырып калыгыз.
وَلَا تُصَلِّ عَلَىٰ أَحَدٍ مِنْهُمْ مَاتَ أَبَدًا وَلَا تَقُمْ عَلَىٰ قَبْرِهِ ۖ إِنَّهُمْ كَفَرُوا بِاللَّهِ وَرَسُولِهِ وَمَاتُوا وَهُمْ فَاسِقُونَ
Әгәр алардан берсе үлсә, мәңге җеназа намазын укыма һәм каберенә дә барып басма, ягъни монафикълар мәетенең бер эшенә дә катнашма, чөнки алар каршылык күрсәтеп Аллаһуга һәм Аның рәсүленә кәфер булдылар һәм тәүбә итмичә, фәсыйк хәлләрендә үлделәр.
وَلَا تُعْجِبْكَ أَمْوَالُهُمْ وَأَوْلَادُهُمْ ۚ إِنَّمَا يُرِيدُ اللَّهُ أَنْ يُعَذِّبَهُمْ بِهَا فِي الدُّنْيَا وَتَزْهَقَ أَنْفُسُهُمْ وَهُمْ كَافِرُونَ
Аларның маллары һәм балалары сине ґәҗәбләндермәсен, Аллаһ аларны дөньяда маллары белән ґәзабларга телидер, вә кәфер хәлләрендә җаннары чыгар, ахирәттә җәһәннәм ґәзабы булыр.
وَإِذَا أُنْزِلَتْ سُورَةٌ أَنْ آمِنُوا بِاللَّهِ وَجَاهِدُوا مَعَ رَسُولِهِ اسْتَأْذَنَكَ أُولُو الطَّوْلِ مِنْهُمْ وَقَالُوا ذَرْنَا نَكُنْ مَعَ الْقَاعِدِينَ
Аллаһуга иман китерегез, расүлүлла белән сугышка чыгыгыз, дип, бер сүрә иңдерелсә, ул монафикъларның байлары синнән сугышка чыкмаска рөхсәт сорыйлар: Безгә өйдә калырга рөхсәт бирсәнә! Калучылар белән бергә без дә өйдә утырып калыр идек, – диләр.
رَضُوا بِأَنْ يَكُونُوا مَعَ الْخَوَالِفِ وَطُبِعَ عَلَىٰ قُلُوبِهِمْ فَهُمْ لَا يَفْقَهُونَ
Алар өйдә калучы хатын һәм балалар белән бергә өйдә калырга риза булдылар, күңелләренә монафикълык чире беркетелде, иңде алар үзләренә нәрсә файдалы вә нәрсә зарарлы – шуны да аңламаслар.
Choose other languages:

Albanian

Amharic

Azerbaijani

Bengali

Bosnian

Bulgarian

Burmese

Chinese

Danish

Dutch

English

Farsi

Filipino

French

Fulah

German

Gujarati

Hausa

Hindi

Indonesian

Italian

Japanese

Jawa

Kazakh

Khmer

Korean

Kurdish

Kyrgyz

Malay

Malayalam

Norwegian

Pashto

Persian

Polish

Portuguese

Punjabi

Russian

Sindhi

Sinhalese

Somali

Spanish

Swahili

Swedish

Tajik

Tamil

Tatar

Telugu

Thai

Turkish

Urdu

Uyghur

Uzbek

Vietnamese

Yoruba
