Quran Apps in many lanuages:

Surah At-Tawba Ayahs #90 Translated in Tatar

وَإِذَا أُنْزِلَتْ سُورَةٌ أَنْ آمِنُوا بِاللَّهِ وَجَاهِدُوا مَعَ رَسُولِهِ اسْتَأْذَنَكَ أُولُو الطَّوْلِ مِنْهُمْ وَقَالُوا ذَرْنَا نَكُنْ مَعَ الْقَاعِدِينَ
Аллаһуга иман китерегез, расүлүлла белән сугышка чыгыгыз, дип, бер сүрә иңдерелсә, ул монафикъларның байлары синнән сугышка чыкмаска рөхсәт сорыйлар: Безгә өйдә калырга рөхсәт бирсәнә! Калучылар белән бергә без дә өйдә утырып калыр идек, – диләр.
رَضُوا بِأَنْ يَكُونُوا مَعَ الْخَوَالِفِ وَطُبِعَ عَلَىٰ قُلُوبِهِمْ فَهُمْ لَا يَفْقَهُونَ
Алар өйдә калучы хатын һәм балалар белән бергә өйдә калырга риза булдылар, күңелләренә монафикълык чире беркетелде, иңде алар үзләренә нәрсә файдалы вә нәрсә зарарлы – шуны да аңламаслар.
لَٰكِنِ الرَّسُولُ وَالَّذِينَ آمَنُوا مَعَهُ جَاهَدُوا بِأَمْوَالِهِمْ وَأَنْفُسِهِمْ ۚ وَأُولَٰئِكَ لَهُمُ الْخَيْرَاتُ ۖ وَأُولَٰئِكَ هُمُ الْمُفْلِحُونَ
Ләкин расүл г-м вә аның белән мөэминнәр Аллаһ юлында маллары һәм җаннары илә сугышырлар. Аларгадыр җәннәттәге яхшы нәрсәләр, алардыр бәхеткә ирешүчеләр.
أَعَدَّ اللَّهُ لَهُمْ جَنَّاتٍ تَجْرِي مِنْ تَحْتِهَا الْأَنْهَارُ خَالِدِينَ فِيهَا ۚ ذَٰلِكَ الْفَوْزُ الْعَظِيمُ
Аллаһу тәгалә, аларга асларыннан татлы елгалар ага торган җәннәтләр хәзерләде, алар анда мәңге калырлар. Бу – иң зур уңыш.
وَجَاءَ الْمُعَذِّرُونَ مِنَ الْأَعْرَابِ لِيُؤْذَنَ لَهُمْ وَقَعَدَ الَّذِينَ كَذَبُوا اللَّهَ وَرَسُولَهُ ۚ سَيُصِيبُ الَّذِينَ كَفَرُوا مِنْهُمْ عَذَابٌ أَلِيمٌ
Бәдәвий ґәрәбләренең монафикълары, үзләрен гозерле күрсәтеп, сугышка чыкмаска Расүл г-мнән рөхсәт сорарга килделәр һәм алардан Аллаһуны һәм расүлне ялган диючеләре сугышка чыкмыйча калдылар. Аларның кәферләренә Аллаһудан ґәзаб тиз ирешер.

Choose other languages: