Quran Apps in many lanuages:

Surah At-Tawba Ayahs #77 Translated in Tatar

يَا أَيُّهَا النَّبِيُّ جَاهِدِ الْكُفَّارَ وَالْمُنَافِقِينَ وَاغْلُظْ عَلَيْهِمْ ۚ وَمَأْوَاهُمْ جَهَنَّمُ ۖ وَبِئْسَ الْمَصِيرُ
Ий Мухәммәд г-м! Кәферләр вә монафикълар белән сугыш кыл вә аларга катылык, гайрәт күрсәт! Аларның кайтачак урыны – Җәһәннәм, нинди яман урын!
يَحْلِفُونَ بِاللَّهِ مَا قَالُوا وَلَقَدْ قَالُوا كَلِمَةَ الْكُفْرِ وَكَفَرُوا بَعْدَ إِسْلَامِهِمْ وَهَمُّوا بِمَا لَمْ يَنَالُوا ۚ وَمَا نَقَمُوا إِلَّا أَنْ أَغْنَاهُمُ اللَّهُ وَرَسُولُهُ مِنْ فَضْلِهِ ۚ فَإِنْ يَتُوبُوا يَكُ خَيْرًا لَهُمْ ۖ وَإِنْ يَتَوَلَّوْا يُعَذِّبْهُمُ اللَّهُ عَذَابًا أَلِيمًا فِي الدُّنْيَا وَالْآخِرَةِ ۚ وَمَا لَهُمْ فِي الْأَرْضِ مِنْ وَلِيٍّ وَلَا نَصِيرٍ
Монафикълар: Әйткән сүзләрен әйтмәдек, – дип Аллаһ исеме белән ант итәләр, тәхкыйк алар кәфер сүзен сөйләделәр, аннары: Сөйләмәдек, – дип акланырга тырыштылар, вә мөселман булганнарыннан соң кәфер булдылар, вә үзләре ирешә алмаслык нәрсәне кас кылдылар. Монафикъларның мөселманнарга дошманлыклары: Аллаһу тәгалә үз юмартлыгы белән рәсүлне һәм мөселманнарны бай кылганы өчен. Әгәр тәүбә итсәләр, үзләре өчен хәерле булыр иде, әгәр тәүбәдән баш тартсалар, Аллаһ аларны дөньяда һәм ахирәттә рәнҗеткүче ґәзаб белән ґәзаб кылыр, аларны ґәзабтан коткару өчен җир йөзендә вәли һәм ярдәмче табылмас.
وَمِنْهُمْ مَنْ عَاهَدَ اللَّهَ لَئِنْ آتَانَا مِنْ فَضْلِهِ لَنَصَّدَّقَنَّ وَلَنَكُونَنَّ مِنَ الصَّالِحِينَ
Ул монафикълардан: Әгәр Аллаһ үзенең юмартлыгыннан безгә байлык бирсә, садака бирер идек һәм, әлбәттә, изгеләрдән булыр идек, – дип Аллаһуга ґәһед кылучылары бар.
فَلَمَّا آتَاهُمْ مِنْ فَضْلِهِ بَخِلُوا بِهِ وَتَوَلَّوْا وَهُمْ مُعْرِضُونَ
Кайчан Аллаһ аларга рәхмәтеннән байлык бирсә, саранланалар, ул байлыкның хакын чыгарудан баш тарталар.
فَأَعْقَبَهُمْ نِفَاقًا فِي قُلُوبِهِمْ إِلَىٰ يَوْمِ يَلْقَوْنَهُ بِمَا أَخْلَفُوا اللَّهَ مَا وَعَدُوهُ وَبِمَا كَانُوا يَكْذِبُونَ
Ялган сөйләүләре вә Аллаһуга биргән вәгъдәләрендә тормаулары сәбәпле, Аллаһу тәгалә аларның күңеленә Аллаһуга юлыгачак көннәренә чаклы нифак – монафикълык чирен салды.

Choose other languages: