Quran Apps in many lanuages:

Surah At-Tawba Ayahs #67 Translated in Tatar

أَلَمْ يَعْلَمُوا أَنَّهُ مَنْ يُحَادِدِ اللَّهَ وَرَسُولَهُ فَأَنَّ لَهُ نَارَ جَهَنَّمَ خَالِدًا فِيهَا ۚ ذَٰلِكَ الْخِزْيُ الْعَظِيمُ
Әйә алар белмиләрме Аллаһ вә Аның расүле белән каршылашкан кешегә мәңгегә җәһәннәм уты булачагын? Һәм җәһәннәмдә мәңге калу иң зур рисвайлык – бәхетсезлек икәнен белмиләрме?
يَحْذَرُ الْمُنَافِقُونَ أَنْ تُنَزَّلَ عَلَيْهِمْ سُورَةٌ تُنَبِّئُهُمْ بِمَا فِي قُلُوبِهِمْ ۚ قُلِ اسْتَهْزِئُوا إِنَّ اللَّهَ مُخْرِجٌ مَا تَحْذَرُونَ
Монафикълар алар зарарына берәр сүрә иңүдән куркалар, ул сүрә белән син аларга күңелләрендәге бозык ниятләре белән хәбәр бирәсең. Ләкин монафикълар үзләрен тәнкыйть иткән аятьләрне төрлечә мәсхәрә кылалар, син аларга әйт: Мәсхәрә кылыгыз, тәхкыйк Аллаһ сез куркып торган нәрсәләрне ачып күрсәтәчәк.
وَلَئِنْ سَأَلْتَهُمْ لَيَقُولُنَّ إِنَّمَا كُنَّا نَخُوضُ وَنَلْعَبُ ۚ قُلْ أَبِاللَّهِ وَآيَاتِهِ وَرَسُولِهِ كُنْتُمْ تَسْتَهْزِئُونَ
Әгәр син алар Аллаһуны, аятьләрне вә расүлне кимсетеп сөйләшеп торган чакларында сорасаң, ни сөйлисез, дип, алар әйтерләр: Үзара уйнап-көлеп сөйләшәбез, – дип, син аларга әйт: Әйә сез Аллаһуны вә Аның аятьләрен вә Аның расүлен мәсхәрә кыла идегез түгелме? (Шуннан соң монафикълар гозер күрсәтеп, расүлүлладан гафу сорарга килделәр).
لَا تَعْتَذِرُوا قَدْ كَفَرْتُمْ بَعْدَ إِيمَانِكُمْ ۚ إِنْ نَعْفُ عَنْ طَائِفَةٍ مِنْكُمْ نُعَذِّبْ طَائِفَةً بِأَنَّهُمْ كَانُوا مُجْرِمِينَ
Гозер күрсәтмәгез, иман китереп мөселман булганыгыздан соң Аллаһуга каршы барып кәфер булдыгыз! Сездән тәүбә итүчеләрне гафу итсәк тә, сездән тәүбә итмәгән таифәне ґәзаб кылырбыз бозык булганнары өчен.
الْمُنَافِقُونَ وَالْمُنَافِقَاتُ بَعْضُهُمْ مِنْ بَعْضٍ ۚ يَأْمُرُونَ بِالْمُنْكَرِ وَيَنْهَوْنَ عَنِ الْمَعْرُوفِ وَيَقْبِضُونَ أَيْدِيَهُمْ ۚ نَسُوا اللَّهَ فَنَسِيَهُمْ ۗ إِنَّ الْمُنَافِقِينَ هُمُ الْفَاسِقُونَ
Монафикъ ирләр вә монафикә хатыннар бер-берсенә охшашлар: алар кешеләрне имансызлыкка вә бозык эшкә өндәрләр, чын иманнан, хак диннән вә изге гамәлләрдән тыярлар һәм кулларын Аллаһ күрсәткән урыннарга садака бирүдән тыярлар, алар Аллаһуны оныттылар, Аллаһ та, җәһәннәмгә салгач, аларны онытыр. Тәхкыйк монафикълар – фасыйклар.

Choose other languages: