Quran Apps in many lanuages:

Surah At-Tawba Ayahs #57 Translated in Tatar

قُلْ أَنْفِقُوا طَوْعًا أَوْ كَرْهًا لَنْ يُتَقَبَّلَ مِنْكُمْ ۖ إِنَّكُمْ كُنْتُمْ قَوْمًا فَاسِقِينَ
Ий Мухәммәд г-м! Монафикъларга әйт: Кирәк ихтыярыгыз илә, кирәк ихтыярсыз малларыгызны садака кылыгыз, әлбәттә, сездән кабул булачак түгел, чөнки сез фасыйк кавем булдыгыз.
وَمَا مَنَعَهُمْ أَنْ تُقْبَلَ مِنْهُمْ نَفَقَاتُهُمْ إِلَّا أَنَّهُمْ كَفَرُوا بِاللَّهِ وَبِرَسُولِهِ وَلَا يَأْتُونَ الصَّلَاةَ إِلَّا وَهُمْ كُسَالَىٰ وَلَا يُنْفِقُونَ إِلَّا وَهُمْ كَارِهُونَ
Аларның биргән садакаларының кабул булуын һичнәрсә тыймады, мәгәр Аллаһуга вә Аның расүленә ышанмаулары тыйды вә намазны ялкаулык белән укулары һәм садакаларын рия белән авырсынып бирүләре тыйды.
فَلَا تُعْجِبْكَ أَمْوَالُهُمْ وَلَا أَوْلَادُهُمْ ۚ إِنَّمَا يُرِيدُ اللَّهُ لِيُعَذِّبَهُمْ بِهَا فِي الْحَيَاةِ الدُّنْيَا وَتَزْهَقَ أَنْفُسُهُمْ وَهُمْ كَافِرُونَ
Кәферләрнең маллары һәм балалары күплеге сине гаҗәпләндермәсен. Аллаһ аларны маллары белән дөньяда ук ґәзаб кылырга тели, вә кәфер хәлләрендә җаннары чыгар, ахирәттә ґәзабның катысы булыр.
وَيَحْلِفُونَ بِاللَّهِ إِنَّهُمْ لَمِنْكُمْ وَمَا هُمْ مِنْكُمْ وَلَٰكِنَّهُمْ قَوْمٌ يَفْرَقُونَ
Ул монафикълар без сезнең белән бергә мөэминнәрбез дип Аллаһ исеме белән ант итәләр, хәлбуки үзләре сезнең кеби мөэмин түгелләр, ләкин алар сездән куркалар, шуның өчен телләре белән сезне юаталар.
لَوْ يَجِدُونَ مَلْجَأً أَوْ مَغَارَاتٍ أَوْ مُدَّخَلًا لَوَلَّوْا إِلَيْهِ وَهُمْ يَجْمَحُونَ
Әгәр сакланырлык елга яки тау тишеген тапсалар, яки җирдә керерлек бер урынны тапсалар, әлбәттә, ул урынга йөгергән хәлләрендә барыр иделәр, шул чаклы сездән куркалар.

Choose other languages: