Quran Apps in many lanuages:

Surah At-Tawba Ayahs #59 Translated in Tatar

فَلَا تُعْجِبْكَ أَمْوَالُهُمْ وَلَا أَوْلَادُهُمْ ۚ إِنَّمَا يُرِيدُ اللَّهُ لِيُعَذِّبَهُمْ بِهَا فِي الْحَيَاةِ الدُّنْيَا وَتَزْهَقَ أَنْفُسُهُمْ وَهُمْ كَافِرُونَ
Кәферләрнең маллары һәм балалары күплеге сине гаҗәпләндермәсен. Аллаһ аларны маллары белән дөньяда ук ґәзаб кылырга тели, вә кәфер хәлләрендә җаннары чыгар, ахирәттә ґәзабның катысы булыр.
وَيَحْلِفُونَ بِاللَّهِ إِنَّهُمْ لَمِنْكُمْ وَمَا هُمْ مِنْكُمْ وَلَٰكِنَّهُمْ قَوْمٌ يَفْرَقُونَ
Ул монафикълар без сезнең белән бергә мөэминнәрбез дип Аллаһ исеме белән ант итәләр, хәлбуки үзләре сезнең кеби мөэмин түгелләр, ләкин алар сездән куркалар, шуның өчен телләре белән сезне юаталар.
لَوْ يَجِدُونَ مَلْجَأً أَوْ مَغَارَاتٍ أَوْ مُدَّخَلًا لَوَلَّوْا إِلَيْهِ وَهُمْ يَجْمَحُونَ
Әгәр сакланырлык елга яки тау тишеген тапсалар, яки җирдә керерлек бер урынны тапсалар, әлбәттә, ул урынга йөгергән хәлләрендә барыр иделәр, шул чаклы сездән куркалар.
وَمِنْهُمْ مَنْ يَلْمِزُكَ فِي الصَّدَقَاتِ فَإِنْ أُعْطُوا مِنْهَا رَضُوا وَإِنْ لَمْ يُعْطَوْا مِنْهَا إِذَا هُمْ يَسْخَطُونَ
Ул монафикълардан бәгъзесе садака хакына сиңа тел тидерер. Әгәр аларга садака бирелсә, риза булырлар, әгәр бирелмәсә – ачуланырлар.
وَلَوْ أَنَّهُمْ رَضُوا مَا آتَاهُمُ اللَّهُ وَرَسُولُهُ وَقَالُوا حَسْبُنَا اللَّهُ سَيُؤْتِينَا اللَّهُ مِنْ فَضْلِهِ وَرَسُولُهُ إِنَّا إِلَى اللَّهِ رَاغِبُونَ
Әгәр алар Аллаһ вә Аның расүле биргән нәрсәгә разый булсалар иде вә әйтсәләр иде: Безгә Аллаһ җитә, Аның хөкеменә без разыйларбыз, әлбәттә, Аллаһ үзенең юмартлыгыннан вә Аның расүле безгә бирерләр, без Аллаһуга бирелеп Аңардан өмет итәбез – дип, әлбәттә, хәерле булыр иде.

Choose other languages: