Surah As-Sajda Ayahs #30 Translated in Tatar
أَوَلَمْ يَهْدِ لَهُمْ كَمْ أَهْلَكْنَا مِنْ قَبْلِهِمْ مِنَ الْقُرُونِ يَمْشُونَ فِي مَسَاكِنِهِمْ ۚ إِنَّ فِي ذَٰلِكَ لَآيَاتٍ ۖ أَفَلَا يَسْمَعُونَ
Әйә аларга мәгълүм булмадымы алардан элек күпме кавемне һәлак иттек, үзләре шул һәлак булган кавемнәрнең урыннарыннан үтеп йөриләр, гакыллы кешеләр өчен бу эштә, әлбәттә, гыйбрәт бар, әллә алар хак сүзне ишетмиләрме?
أَوَلَمْ يَرَوْا أَنَّا نَسُوقُ الْمَاءَ إِلَى الْأَرْضِ الْجُرُزِ فَنُخْرِجُ بِهِ زَرْعًا تَأْكُلُ مِنْهُ أَنْعَامُهُمْ وَأَنْفُسُهُمْ ۖ أَفَلَا يُبْصِرُونَ
Әйә күрмиләрме Без болытлар белән суны куабыз корылыктан кипкән җиргә, анда яңгыр яудырып игеннәр вә башка үсемлекләрне үстерәбез, аларны хайваннары һәм үзләре ашарлар, әйә шуны күрмиләрме, бу эш Аллаһуның рәхмәте икәнне аңламыйлармы?
وَيَقُولُونَ مَتَىٰ هَٰذَا الْفَتْحُ إِنْ كُنْتُمْ صَادِقِينَ
Кәферләр әйтәләр: Кыямәтнең ачылу көне кайчан була, безгә хәбәр бирегез, әгәр дөрес әйтүчеләрдән булсагыз?
قُلْ يَوْمَ الْفَتْحِ لَا يَنْفَعُ الَّذِينَ كَفَرُوا إِيمَانُهُمْ وَلَا هُمْ يُنْظَرُونَ
Аларга әйт: Кыямәт көнендә кәферләргә файда бирмәс ул көндә генә китергән иманнары, һәм аларга гамәл кылырга вакыт та бирелмәс, – дип.
فَأَعْرِضْ عَنْهُمْ وَانْتَظِرْ إِنَّهُمْ مُنْتَظِرُونَ
Инде син алардан кисел, алар белән булышма, кәферләр өстенә Миннән ярдәм көт, алар синең үлүеңне көтәләр, ләкин син хаклыраксың аларның һәлак булуларын көтәргә.
Choose other languages:

Albanian

Amharic

Azerbaijani

Bengali

Bosnian

Bulgarian

Burmese

Chinese

Danish

Dutch

English

Farsi

Filipino

French

Fulah

German

Gujarati

Hausa

Hindi

Indonesian

Italian

Japanese

Jawa

Kazakh

Khmer

Korean

Kurdish

Kyrgyz

Malay

Malayalam

Norwegian

Pashto

Persian

Polish

Portuguese

Punjabi

Russian

Sindhi

Sinhalese

Somali

Spanish

Swahili

Swedish

Tajik

Tamil

Tatar

Telugu

Thai

Turkish

Urdu

Uyghur

Uzbek

Vietnamese

Yoruba
