Quran Apps in many lanuages:

Surah As-Sajda Ayahs #14 Translated in Tatar

وَقَالُوا أَإِذَا ضَلَلْنَا فِي الْأَرْضِ أَإِنَّا لَفِي خَلْقٍ جَدِيدٍ ۚ بَلْ هُمْ بِلِقَاءِ رَبِّهِمْ كَافِرُونَ
Үлгәннән соң терелүгә ышанмаган кешеләр әйттеләр: Җирдә туфрак булып югалсак, яңадан кеше булып яратылырбызмы? Аллаһ әйтте: Алар, күрәсез кубарылып Раббыларына юлыгуны инкяр итәләр.
قُلْ يَتَوَفَّاكُمْ مَلَكُ الْمَوْتِ الَّذِي وُكِّلَ بِكُمْ ثُمَّ إِلَىٰ رَبِّكُمْ تُرْجَعُونَ
Син әйт: Сезнең җаныгызны алырга вәкил ителгән Газраил фәрештә җаныгызны алыр, соңра каберләрегездән кубарылып Раббыгызга кайтырсыз.
وَلَوْ تَرَىٰ إِذِ الْمُجْرِمُونَ نَاكِسُو رُءُوسِهِمْ عِنْدَ رَبِّهِمْ رَبَّنَا أَبْصَرْنَا وَسَمِعْنَا فَارْجِعْنَا نَعْمَلْ صَالِحًا إِنَّا مُوقِنُونَ
Әгәр кәферләрне кыямәт көнне күрсәң, Раббылары хозурында оялып башларын иеп әйтерләр: Ий Раббыбыз, безгә вәгъдә иткән ґәзабыңны күрдек, безгә җибәрелгән пәйгамбәрләрнең хаклыгын Синнән ишеттек, инде безне дөньяга кайтар, изге гамәлләр кылыр идек, тәхкыйк без хәзер нәрсә файдалы икәнен белдек, – дип.
وَلَوْ شِئْنَا لَآتَيْنَا كُلَّ نَفْسٍ هُدَاهَا وَلَٰكِنْ حَقَّ الْقَوْلُ مِنِّي لَأَمْلَأَنَّ جَهَنَّمَ مِنَ الْجِنَّةِ وَالنَّاسِ أَجْمَعِينَ
Әгәр Без теләсәк һәр кешегә иманны вә һидәятне бирер идек, ләкин җен вә кешеләрнең имансызлары белән җәһәннәмне тутырачакмын дигән Минем сүзем хак булды һәм беркетелде.
فَذُوقُوا بِمَا نَسِيتُمْ لِقَاءَ يَوْمِكُمْ هَٰذَا إِنَّا نَسِينَاكُمْ ۖ وَذُوقُوا عَذَابَ الْخُلْدِ بِمَا كُنْتُمْ تَعْمَلُونَ
Инде ґәзабны татыгыз, ошбу көнгә килүне онытып хәзерләнмәгәнегез сәбәпле, бу көн Без сезне онытып ґәзабта калдырачакбыз, ґәзабны мәңге татыгыз, имансызлыкны кәсеп итүегез сәбәпле.

Choose other languages: